Миңнеханов Мөхәммәтшинга: «Кайда гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым»

Бүген Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итте. Депутатлар аның карарын хуплады.

«Бүген гади генә көн түгел. Без сезгә ияләшкән идек инде, кая гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым. Районда эшләгәндә, сез Казанда эшләдегез. Иң авыр вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры идём. Кулга кул тотышып эшләдек. Фәрит Хәйруллович тарафыннан гел ярдәм, теләктәшлек тойдым», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.