Кама Тамагы районыннан Шәпкә авылында яшәүче Миңнеҗан Гомәровка 94 яшь тулды.
Мәктәпнең дүрт классын тәмамлагач, ул, сугыш вакытындагы күп кенә яшьтәшләре кебек үк, укуын туктатырга мәҗбүр була. 11 яшеннән малай олылар белән бертигез эшли. Колхозда көтү көтә, урак ура.
1953 елдан 1956 елга кадәр Миңнеҗан Һади улы Совет Армиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң туган авылына кайта, балта остасы булып, аннары терлекчелектә эшли.
1959 елда Миңнеҗан Һади улы авылдашы Нураниягә өйләнә. Алар алтмыш елга якын бергә яшиләр, биш бала – өч кыз һәм ике ул тәрбиялиләр. Ветеранның 14 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар, алар аның янына еш киләләр. Бүген ветеран килене Равия тәрбиясендә яши. Ул фидакарь хезмәте өчен ул тыл хезмәтчәне исеменә лаек була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.