Язгы каникул алдыннан Казанның дәүләт автоинспекциясе юлларда контрольне көчәйтә

Казанда мәктәп каникуллары башланыр алдыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда контрольне көчәйтә.Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Инспекторлар балаларның юл аша чыгуын күзәтәчәк, шулай ук машина йөртүчеләрне – беренче чиратта балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучыларны тикшерәчәк. ДАИ белән бергә урамнарга балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар да чыгачак.

25 мартка республика башкаласында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган 25 юл-транспорт һәлакәтендә 26 балигъ булмаган бала зыян күргән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.