Табиб-гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов үзенең телеграм-каналында иң киң таралган ярмаларны – дөге һәм карабодайны чагыштырып үткән, лип яза «Российская газета».
Белгеч әйтүенчә, карабодай күп кенә күрсәткечләре белән өстенрәк тора. Әйтик, аның аксымы һәм клетчаткасы күбрәк.
«Карабодайда: 12-15 г аксым, 10-12 г клетчатка. Ак дөгедә: 5-6 г аксым, 0,5-1 г клетчатка бар», – дип аныклап үткән табиб.
«Карабодай инсулинны аз таләп итүе нәтиҗәсендә ашказаны асты бизен киеренкелектән саклый. Моннан тыш холестеринны, шикәр чире куркынычын киметә, кан басымын көйли. Шулай ук флавоноидлары эчәкләрдә яман шеш куркынычын 40 процентка киметүгә ярдәм итә», – дип язган табиб.
Ак дөгенең дә кайбер өстенлекләре бар. Әйтик, эчне ныгыту (эч киткәндә) үзенчәлегенә ия. Моннан тыш суынган дөге игътибарга лаек.
«Суынган дөгенең крахмалы нәзек эчәклектә эшкәртелмичә, юан эчәклектәге микрофлорага пребиотик кебек тәэсир итеп таркала», – дип басым ясап әйткән табиб.
Кыскасы, салаттагы яки сушидагы суынган дөге кайнарына караганда эчәкләрдәге микроорганизмнар өчен яхшырак, кандагы шикәрне дә нык күтәрми, дип йомгак ясаган сүзенә Сергей Вялов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.