Апаста районкүләм Корбан ашы узды

Апаста районкүләм  Корбан ашы узды

Изге күңелле эшмәкәр Лилия Зәйнуллина һәм аның гаиләсе райондашларны кабат мул сыйлы өстәлләр артына җыйды.

(11 июнь, “Апастово-информ”).

Корбан ашына дин әһелләре, мөмкинлеге чикле райондашлар, балалар һәм аларның әниләре, махсус хәрби операциядә Ил иминлеге өчен көрәшүче, батырларча һәлак булган егетләрнең якыннары, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Ашка корбан чалынып, мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде.

Корбан ашына килгән райондашларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, Лилия Зәйнуллинага олы хөрмәтен белдерде.

“Хөрмәтле Лилия Фирдусовна, сезгә район башлыгы һәм барлык райондашлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез районда бик күп изге гамәлләр кылып яшисез. Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашасыз. Шулай ук яшь буынга дини, рухи-әхлакый тәрбия бирүдә дә зур өлеш кертәсез. Сәламәт булыгыз, үз яхшылыкларыгыз, изге гамәлләрегез үзегезгә шатлык-сөенеч булып әйләнеп кайтсын, — диде Гөлүсә Галләмова. Ул районда бик күп дини чаралар узуын, яшьләрнең, балаларның дингә тартылуын билгеләп узды.

Район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов мәҗлесне ачып, Коръән сүрәләрен яңгыратты.

Корбан ашы вәгазьләр, мөнәҗәтләр әйтү белән үрелеп барды, оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләре, изге теләкләр юлланды.