Казанда бүген соңгы гасыр эчендә температура рекорды теркәлде

Казанда бүген температура рекорды теркәлде – һава температурасы -30,5° салкынга кадәр төште.

Бүген Казанда 1908 елгы температура рекорды чәлпәрәмә килгән: һава температурасы -30,5 градуска кадәр төшкән. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.

10 март өчен моңа кадәрге рекордка бер гасырдан күбрәк вакыт узган: 1908 елда «Казань-Университет» станциясендә һава температурасының -27,3 градуска кадәр төшүе теркәлгән.

2025 елның 18 ноябрендә дә бер гасыр элек куелган рекорд яңартылган: Казанда һава температурасы +8,9 градус тәшкил иткән. Ә 1923 елда +8,8 градуска кадәр күтәрелгән булган.

Исегезгә төшерәбез: 8 мартта республикада бик салкын һава урнашты. Бүген төнлә Татарстанда урыны белән -29...-34 градус тәшкил иткән. Шул сәбәпле Гидрометеоүзәк көчле суык турында кисәтү игълан итте: Татарстанда яшәүчеләргә, аеруча җәяүлеләргә урам-юлларда йөргәндә сак булырга киңәш ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.