Ылыя авылында соңгы юлга озату йолалары: Үле хәере, ак төсле җеп

Ылыя авылында соңгы юлга озату йолалары: Үле хәере, ак төсле җеп

Керәшенчә марафонның бер көне кешене күмү һәм искә алу йолалары турында иде. Мамадыштан Роза Галкина Ылыя авылында соңгы юлга озату йолалары турында язды.

Үзеңнең якын кешеңне соңгы юлга озату күңелле күренеш түгел. Ничә генә яшь булса да, барыбер газиз кешеләрне үзеңнең яныңнан гомерлеккә җибәрәсе килми.

Ылыя авылында бүгенге көндә дә кулланыла торган йолалар турында язып китәсем килә. Менә йолаларның берсесе: Үле озатырга килгән һәр кешегә, ак төсле җепне 70-80 см. озынлыкта кисеп, өч җепне бергә кушалар. Һәм шул өч җепне һәр кешегә тараталар. Бу җеп белән үзеңнең киемеңдәге төймәне тегеп куярга була, я булмаса сумкада йөртәсең. Җеп, хәвеф-хәтәрләрдән саклар ди. Шуңа күрә юлларда йөргәндә дә үзең белән булу хәерле.

Тагын бер йола: Үлене алып чыкканда, юлда беренче очраган кешегә хәер төенчеге бирәләр. Әгәр дә кеше очрамаса, төенчекне ялгыз әбиләргә бирәләр. Бу төенчектә бер уч ярма һәм көмеш акчалар була. Төенчекне ак тукымадан ясыйлар. Төенчекне алган кеше, 40 көн тәре алдына куеп саклый, 40 көннән соң акчасын хәергә бирергә була, яисә кечкенә балаларга. Ә инде ярманы кошларга сибә.Кайчак, олы яшьтәге әбиләр ботка пешереп искә ала. Бу йоланың мәгънәсе, үлене озаткач, алды-арты хәерле булсын, риза-бәхиллеген биреп, калганнарга үпкәләп ятмасын дигән теләк белән үтәлә.

Шулай ук, бездә дә үлене төн кундыралар, төне буе иман укыла, җепләрне дә кичтән эзерләп куялар, иртән өләшәләр.

Тагын 40ына, (бездә кыркы дип әйтәләр) кыркысын уздыру да, һәр керәшен гаиләсендә үтә. Үлене, кыркыга (ашка) чакыру бар, аш башланганчы, чакырылган кешеләр табак белән килә. Кыркыда, ит чыгару йоласы да бар, ит ашаганнан соң, сөяк озаталар.