«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди халык музеендагы экспонатлар арта тора. Хәзер биредә борынгы шәл, чигелгән намазлык та саклана. Бу турыда «Татар-информ»га Баруди халык музеен оештыручыларның берсе, галимнең мирасын өйрәнүче Разыя ханым Сәхипова сөйләде.
«Бездә укучы шәкерт бүләк итте бу шәлне. XIX гасырда хатын-кызлар бик яратып кия торган шәл бу. Чын шәл! Чуклары да бар. Ул әлеге ханым гаиләсендә сакланып калган. Әбисеннән әнисенә, әнисеннән апасына һәм әлеге ханымга күчкән шәл. Аның шулай бөтен килеш саклануы бик сирәк очрый. Шәкертебез шәлне Баруди халык музеена алып килеп бүләк итте», – дип сөйли Разыя апа.
Чигелгән әйберләрне Апанай мәчетендә эшләүче Гүзәл абыйстай алып килгән. Монда хаситә, изү, алъяпкыч, күлмәкләр һәм башкалар бар.
Гүзәл абыстай XIX гасырда ясалган намазлык та алып килгән. Ул кул белән чигелгән, аяк белән баса торган урыны да күрсәтелгән, аскы ягы җылытып ясалган.
- Әлеге музей тулысынча халык ярдәм белән оештырылган. Бу турыда тулырак «Татар-информ» сайтында укыгыз: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе Баруди музеен ясарга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә: Йөзләгән кеше өлеш кертте
Музейга ярдәм итүчеләрнең исемнәрен махсус китапка туплап куйганнар.