7 майда режиссёр Алинә Насыйбуллинаның «Шүрәле» дебют фильмы прокатка чыга, дип хәбәр итә «Вольга» кинопрокат компаниясенә сылтама белән «Татар-информ». Төп рольләрне ул үзе һәм Максим Матвеев башкарган.
Картинаның сюжеты татар фольклоры белән бәйле.
Фильмның премьерасы 48нче Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Рус премьералары» конкурсы кысаларында узачак.
Фильмда якташыбыз Рузил Миңнекәев, Сергей Гилев, Хаски, Роман Михайлов, Геннадий Блинов, Евгений Сангаджиев һәм башка актёрлар төшкән.
Картинаны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан локацияләрендә төшергәннәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.