Баулыда бер ана махсус хәрби операциядә катнашкан элекке иренең – баласының әтисе һәлак булуы сәбәпле улына тиешле түләүгә кул сузган.
«Российская газета» Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, әлеге бала – инвалид, интернатта яши. Акча белән мөстәкыйль эш итә алмый. Улын тәрбияләүдән баш тарткан, 2012 елда баласының әтисе белән аерылышкан хатын-кыз шуннан файдаланган да: әтисе фронтта һәлак булу сәбәпле балага тиешле 600 мең сум нан артыграк акчаны алдау юлы белән кулга төшергән.
Баулы шәһәр прокуратурасы моны ачыклап, малайны яклау юлына баскан. «Мошенниклык» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү Татарстан прокуратурасы контролендә алып барыла.