4 январьдә аңа инсульт булган.
Алексеевсктагы башлангыч сыйныф укытучысы Ольга Гардиханованы кичә Татарстанга алып кайттылар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә аны республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегенә салганнар.
Исегезгә төшерәбез, Шарм-Эль-Шейхта аңа инсульт булган, ханым комага киткән иде. Аны Татарстанга кайтару өчен улы сбор ачты.
Хәзерге вакытта Ольга Гардиханованың хәле тотрыклы бик авыр дип бәяләнә.
Аны дәвалауга алдынгы медицина белгечләре җәлеп ителгән. Тиешле ярдәм күрсәтелә.