Инсаф хәзрәт Ибәтуллин: «Табигый бәла-казалар - сынау, һәркем уйланырга тиеш»

Инсаф хәзрәт Ибәтуллин: «Табигый бәла-казалар — сынау, һәркем уйланырга тиеш»

«Динебездә олуг бер кагыйдә бар: кеше сәламәтлегенә зыян китерүдән ерак булырга тиеш. Мөселман кеше үз-үзенә, тәненә зыян китермәскә тиеш. Салкынмы-эссеме, Аллаһ безгә биргән акылны кулланып, үз-үзеңә зыян китерүдән сакланырга кирәк», — ди Инсаф хәзрәт Ибәтуллин.

Соңгы көннәрдә аеруча эссе булды, көчле яңгырлар, илебезнең төрле почмакларында яшен һәм давыл, су басулар да күзәтелде. Төрле төбәкләрдә табигый гарасатлар күп зыян китерде. Мондый табигать күренешләрен ислам ничек аңлата, нинди хәдисләр бар, нинди догалар укырга һәм башка шундый сорауларны Казанның «Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллинга юлладык.

Инсаф хәзрәт сүзен башлап, җир-күкләрне, шушы табигатьне юктан бар кылган, тәртип билгеләгән, табигатьне матур һәм күркәм итеп, күзләребезгә, тәннәребезгә, җаннарыбызга рәхәтлек китерә торган итеп яраткан Аллаһ Раббыбызга мактаулар ирештерде, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтте.

Инсаф хәзрәт, көчле яңгыр, яшен, давыл кебек табигать күренешләренә мөселман кешесе нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

Табигать күренешләрен Аллаһ Тәгалә мөселман бәндәсе Раббысы турында күбрәк уйлансын, фикерләсен өчен җибәрә. Бу Аллаһ Тәгаләнең Барлыгын, Берлеген күрсәтә торган бик зур галәмәтләр. Яңгырлар ява, әйберләр шытып чыга, алар үсеп, җимешләрен без ашыйбыз… Бу – Аллаһның зур Кодрәте, безгә Аллаһ Раббыбызга итәгать итү, Аның Рәхмәтенә инану өчен зур сәбәп.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә бик күп аятьләрдә бу турыда бик күп хәбәр итә. «Әлү Гыймран» сүрәсенең 190 нчы аятендә Ул болай ди:

«Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең [юктан] яралтылуында [һәм аларда булган билгеләрдә], төн белән көннең бер-берсен алыштыруында [сәламәт] акыл ияләре өчен билгеләр бар [ки, аларның һәрберсе Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, гыйлем һәм кодрәтенең камиллеген күрсәтеп тора].

«Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:190

Һәр кеше табигатькә карап уйланырга, фикерләргә тиеш. Бу әйберләр юктан гына бар булмаган, очраклы рәвештә генә шулай килеп чыкмаган, һәр әйбернең үз тәртибе, кануны бар. Табигать уяна, аннары ял итә, җиләк-җимешләр үсә – бу Аллаһның бер Рәхмәте, кеше табигатькә карап иманын куатләү, ныгыту өчен күп галәмәтләр күрә.

Аннары Аллаһы Тәгалә «Әлү Гыймран» сүрәсенең 191 нчы аятен әйтә:

«Алар [акыл ияләре] аякта торганда да, утырган килеш тә, янтыкларында килеш тә Аллаһны зикер итәләр һәм күкләр белән җирнең яратылышы турында фикерлиләр: «И, Раббыбыз! Син моны юкка яралтмадың. Син [юкка нәрсә дә булса яралтудан һәм юк-бар белән шөгыльләнүдән] пакьсең! Безне Ут газабыннан сакла!»

«Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:191

Коръәндә әйтелгәнчә, Аллаһның Берлегенә, Барлыгына иман китергән кешеләр табигатьтә шушы әйберләрне күргәннән соң, табигатьнең яралтылуын аңлаганнан соң, ашыга-ашыга күңелләрен биреп, баскан килеш тә йөргән килеш тә, яткан килеш тә Аллаһны зекер итәрләр, фикерләрләр, үзләренең зәгыйфьлеген аңлап, уйланырлар.

Боларны күреп, кешеләр Аллаһны танып, үзләренең зәгыйфьлекләрен аңлап, Аңа гыйбадәт кылырга кирәклеген аңларлар. «Йа Раббыбыз, Син моны юк-бар, уен-көлке өчен, шаярып кына, Бар кылмадың, шушы яратылуның бер хикмәте, адәм баласына җайлы булуында максаты-хикмәте бар», – дип уйларлар. «Йа Раббым шуны аңламыйча яшәгән бәндәләр рәтеннән мине итмә, шуларны белмичә, танымыйча яшәп, Үзеңнең каршыңда газапка дучар булган бәндәләр хәлендә итмә», диярләр.

«Әлү Гыймран» сүрәсендә әйтелгән аятьләр сорауга бик ачык җаваптыр. Аллаһ Тәгалә табигатьне безгә биргән, хәтта мәктәптә, югары уку йортларында укыган кешеләр дә табигатьне, андагы кануннар, үзгәрешләрне өйрәнгән саен, аптырап кала, мөкиббән китә.

Хәтта бер күзәнәкнең яшәве өчен дә Аллаһ Тәгалә нинди зур Җир шарын булдырган, тәртипләрне билгеләгән. Бу — безгә Аллаһның Барлыгын белергә, Аллаһны яратырга, Аның Кодрәтен танып, иман китерергә олуг бер сәбәп. Аллаһның галәмәтләрен күреп, дөрес нәтиҗәгә килергә, иманда булып гомер кичерергә насыйп итсен, Раббым бар кешегә дә.

Инсаф хәзрәт, яшен яшьнәгәндә, көчле җил яки давыл вакытында укыла торган догалар бармы?

Яшен яшьнәү, көчле җил, кар-яңгыр яву — Аллаһның Рәхмәте. Без аларны күргәч куркып та калабыз, күңелләребез хәвеф көтәргә мөмкин. Әмма яңгыр яуган чак – ул доганың иң кабул булган вакыты. Яңгыр күрсәк, без зарланырга тиеш түгел, теләк-ниятләребезне әйтеп дога кылырга кирәк. Яңгыр безгә каядыр барырга комачаулый икән, зарланмыйк, дога кылыйк. «Хәерле яңгырлар булсын» дип, теләкләребезне әйтик.

Пәйгамбәребез салләлләһү галәйһи вә сәлләм яңгыр ява башлаганда болай дога кылган:

اللَّهُمَّ صَيِّبًا نَافِعًا

«Аллаһүммә сәййибән нәфиган»

«Йә Аллаһ! Бу яңгырны файдалы һәм бәрәкәтле кыл».

Яңгырлар көчәеп, давыллар кубып, гарасатлар башланганда, Пәйгамбәребез салләлләһү галәйһи вә сәлләм мондый дога кылган:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ خَيْرَهَا، وَخَيْرَ مَا فِيهَا، وَخَيْرَ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهَا، وَشَرِّ مَا فِيهَا، وَشَرِّ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ

Аллаһүммә инни әсәлүкә хайраһә, вә хайра мә фиһә, вә хайра мә үрсиләт биһи, вә әгузү бикә мин шәрриһә, вә шәрри мә фиһә, вә шәрри мә үрсиләт биһи.

«Йә Аллаһ! Синнән бу җилнең хәерен, аның эчендәге хәерне һәм аның белән җибәрелгән хәерне сорыйм. Бу җилнең начарлыгыннан, аның эчендәге начарлыктан һәм аның белән җибәрелгән начарлыктан Сиңа сыенам».

Ул җилләр хәерлелек алып килсен, җимерү, хәвеф-хәтәрләр бирмәсен, безгә карата Аллаһның ачуы галәмәте була күрмәсен, дип Пәйгамбәребез салләлләһү галәйһи вә сәлләм Аллаһ Тәгаләдән сораган.

Җил хәерлесен генә алып килсен, көчле зыян безгә килмәсен, дип теләргә кирәк.

Яшен яшьнәгәндә мондый сүзләр әйтелә:

لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللَّهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ

«Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйм»

«Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр»

Яшен, күк күрәү тавышының күңелләребезгә курку салуыннан без дөрес нәтиҗә ясыйбыз, «Йа Раббым, Синең Кодрәтең зур» дип Аллаһ Тәгаләне мактыйбыз.

Эссе көннәрдә кеше үз сәламәтлеген саклау өчен нинди чаралар күрергә тиеш? Исламда моңа карата нинди киңәшләр бар?

Динебездә олуг бер кагыйдә бар: кеше сәламәтлегенә зыян китерүдән ерак булырга тиеш. Мөселман кеше үз-үзенә, тәненә зыян китермәскә тиеш. Салкынмы-эссеме, Аллаһ безгә биргән акылны кулланып, үз-үзеңә зыян китерүдән сакланырга кирәк.

Эссе булса, табиблар күрсәтмәләрен истә тоту тиешле. Эсседә яки салкында яшәгән халык мондый шартларда көнкүреш, яшәү тәртипләре барын белә. Фән белән беррәттән, халык тәҗрибәсен дә истә тотып, без сәламәтлегебезгә зыян китерүне булдырмаска тырышабыз.

Шәхсән үз тәҗрибәмнән чыгып берничә киңәш бирәм. Мәсәлән, хаҗ гамәлләрен кылганда эссе чакта тәнеңне, мөмкин булганча, кояш нурлыннан сакларга кирәк. Без капланырга тиеш. Эсседә башны, тәнне каплау бик булыша. Нинди генә эссе төбәккә барсаң да, кешеләр киемнәрен салып йөрми, ә киресенчә, капланырга тырыша. Кояш нурларының зарары бик күп булуын беләбез.

Эсседә җиңел, җайлы кием кияргә, су күбрәк эчәргә киңәш итәм. Шулай итеп Аллаһның бөек нигъмәте булган суның кадерен белербез.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә болай диелә:

«Иң хәерле садака – су (эчерү)».

Табигать бәла-казалары кешеләр өчен сынаумы, кисәтүме, әллә Аллаһның кодрәтен искә төшерүме? Без мондый вакыйгалардан нинди гыйбрәт алырга тиеш?

Тормышыбыз гел үзгәрүчән. Аллаһ Тәгалә безгә яхшылыкны да иксез-чиксез бирә. Ризыкларыбыз, сулар һавабыз һәм башкалар – Аллаһның нигъмәтләре бик күп. Аллаһ Тәгалә безгә бәла-казаларны да, авырлыкларны да бирә.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди:

«Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, [бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп] уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. [Расүлем!] [Сынауларга] Сабыр итүчеләрне [җәннәт белән] сөендер!»

«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:155

Моның хикмәте бер генә сәбәп дип әйтү дөрес булмый. Ни өчен бу бәләләрнең безгә бирелүен Аллаһ Тәгалә Үзе белә, чөнки Аллаһ — Белүче.

Аллаһ Тәгалә «сабыр итүчеләрне сөендер», ди. Тормышыбызда Аллаһ Тәгалә биргән яхшылыкмы ул, авырлыкмы ул – без моның Аллаһ Тәгалә Биргәнен кабул итеп, Аллаһ биргән акылыбызны кулланып, иманыбызга таянып, «Йа Раббым, Син Бирүче дә, Алучы да, миңа хәерле чыгу юлын күрсәт», дип дога кылыйк, сабыр булыйк. Шул чакта Аллаһ Тәгалә безгә бик күп хикмәтләрен ачар. Ул кемгәдер кисәтү, ә кемгәдер дәрәҗәсен күтәрү өчен бирелгән булырга мөмкин.

Бер кешегә Аллаһ Тәгалә нигъмәтен бирә, аннары бер көнне сынавын бирә. Бу вакытта да Аллаһка шөкер итеп яшәргә кирәк, бу Аллаһ Тәгалә каршында бәндәнең дәрәҗәсен күтәрүгә сәбәпче була.

Икенче бер кеше онытылып йөри, кәсебенә кереп киткән, мавыккан, аның гөнаһ икәнен оныткан. Аллаһ Тәгалә кисәк кенә авырлыгын бирә, «малсыз да калырга мөмкин, кара, фикерлә, шушы малны дөрес итеп куллан», дип сынавын да биреп куя.

Сабырлык белән, шөкер итеп, сынауларын кабул итсә, бу кешегә гөнаһларының кичерелүенә сәбәп булырга мөмкин.

Аллаһ Тәгалә безне судан, җирдән, күктән килгән бәла-казалардан ерак кылсын. Кешеләр төрле булган кебек, аның хикмәте дә төрле булырга мөмкин. Авырлык килгәч, бер генә төрле фикер белән хөкем итмәсәк иде. Килгән бәла-казалар нигъмәтләребез артуына сәбәпче булсын! Аны хәерлелек белән җиңеп чыгарга язсын, Аллаһ хата-кимчелекләребезне кичерсен.

Кайбер кешеләр: «Аллаһ Тәгалә моны газап өчен бирде», – дип әйтә. Ә бит Аллаһның газабы килсә, Аллаһның рәхмәте килмәскә дә мөмкин. «Газап» сүзенә җиңел карарга ярамый, газап булса, бу кешеләргә, бу кавемгә Аллаһның рәхмәте килми дигән сүз. Лут һәм Фиргавен кавемнәренә Аллаһның газабы килде һәм алар Җир йөзеннән юк булды бит. Аллаһ сакласын!

Бер авырлык килүгә, аны газап дип юрасак, без Аллаһ рәхмәтен ябабыз, бит. Табигый бәла-казалар сынау, имтихан, Аллаһ иманыбызны нык кылып, яңадан күп нигъмәтен күп бирүгә сәбәпче булса иде.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм «давыллар хәерле генә узып китсен» дип дога кылган. Дөньяда нидер югалту ул әле газап дигән сүз түгел. Ул Аллаһның кодрәтен күрсәтә, җил-давыллар безне уятып җибәрә. «Онытылып йөрибез икән, Аллаһ Тәгалә бер мизгелдә бөтен хәлне үзгәртергә мөмкин», дип без вәгазь, нәсыйхәт алабыз.

Климат үзгәрүе, эсселек һәм төрле табигать күренешләре ешайган заманда мөселман нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә тиеш?

Пәйгамбәребез салләлләһү галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Артык эсселек ул җәһәннәмнең бер сулышы», – ди. Каты салкыннар турында татар телендә «зәмһәрир» дигән сүз белән әйтелә. Коръәндә Аллаһ Тәгалә җәһәннәм газапларының берсе зәмһәрир салкын булыр дип әйтә, ә Җәннәттә зәмһәрир булмаячагын аңлата.

Аллаһ Тәгалә болай ди:

لَا يَرَوْنَ فِيهَا شَمْسًا وَلَا زَمْهَرِيرًا

«Лә йәраунә фиһә шәмсән вә лә зәмһәрира»

«Анда [кыйммәтле пәрдәләр корылган гөмбәзләр астындагы] ятаклар өстендә таянган хәлдә [хозур эчендә булачаклар]. Алар анда [эссе] кояш та, [өшетә торган] суык та күрмәячәкләр».

«Әл-Инсан» сүрәсе, 76:13

Эсселек, салкын, җил-давыллар Аллаһның Кодрәтен искә төшерә. Боларны күреп, Адәм баласы акылын кулланырга, Аллаһка иман китереп, дөнья нигъмәтләренә алданмаска, Аллаһка гыйбадәт кылудан ерак булмаска, ә Аллаһка якынаерга тиеш.

Дөньялык, табигатебез үзгәрүчән, бүген яңгыр яуса, иртәгә кояш чыга… Бу Аллаһның бер кануны дип кабул итик. Аллаһтан узып берни булмый, Аллаһ әмереннән узып булачагына без ышанмыйбыз, Аллаһ Күрүче, Ул безне һич тә газапларга, тормышыбызны ямьсезләргә теләми.

Хәзерге вакытта климат үзгәрә дип кешеләр моң-зарга бирелә башлады, алар җилне, табигатьне сүгә. Ләкин шуны белик: Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм табигатьне, җил-яңгырны сүгүне тыйды, «Ул – Аллаһның әмерен үтәүче», — диде.

Ниниди генә вакыт булса да, зарланудан, заманны, табигатьне сүгүдән ерак булсак иде. Бар да нигъмәт. Аллаһ Тәгалә вакытында яңгырын, җилен биреп, кояш биреп, матур табигатебездә яшәргә язсын.

Аллаһның рәхмәте киң, табигать тә Аллаһка буйсына. Аллаһ рәхмәтенә өметләник. Адәм баласы иманын саклап, хәерле гомерләр насыйп булсын. Аллаһ Тәгалә кешене җир йөзенә хәлифә итеп җибәргән, табигать тә, җир йөзе дә кешегә хезмәт итү өчен ясалган, аларның рәхәтен күреп, ямен табып яшәргә насыйп булсын.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди:

«[И, кешеләр!] Ул сезне җирнең хәлифәләре итүче һәм, сезгә биргән [мал һәм урын кебек] нәрсәләр белән сезне сынау өчен, берәүләрегезне икенчеләрегездән [хөрмәттә һәм байлыкта] дәрәҗәләргә күтәрде. Һичшиксез, синең Раббың – газабын бик тиз бирүче бер Зат. Янә һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле».

«Әл-Әнгам / Терлек» сүрәсе, 6:165

Климат үзгәрү дигәндә шуны белик: дөньялык ул – фани, ә ахирәтебез мәңгелек. Без табигатьне сакларга тиеш. Аллаһ Тәгалә табигатьне кешеләргә әманәт итеп биргән. Аны пычратмыйк, исраф кылмыйк, үсемлекләргә, хайваннарга зыян китермик. Изге гамәлләр кылыйк, хәерле тормыш белән яшик, мәңгелек тормышыбызга барачагыбызны онытмыйк.

  • Аятьләр «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсиренән алынды

Фотоны Инсаф хәзрәт Ибәтуллин бирде.