«Арыганлык һәм йокы килү, дип уйлыйлар» - инсульт билгеләрен игътибарсыз калдырмагыз

«Арыганлык һәм йокы килү, дип уйлыйлар» — инсульт билгеләрен игътибарсыз калдырмагыз

Инсульт яшьне сорап тормый һәм кичегүне кичерми. Бу авыруны нәрсә китереп чыгаруы, яшьләрнең аны ничек кичерә? Казанның 2 нче клиник хастаханәсе пациентларының тарихларын китерәбез.

«Геморрагик инсульт авыррак уза»

Узган атна Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан баш мие сәламәтлеген саклау атналыгы дип игълан ителгән иде. Нәкъ менә баш мие бөтен организм эшчәнлеген координацияли һәм җайга сала. Аның эшчәнлегендә теләсә нинди өзеклек башка әгъзалар һәм системалар эшчәнлегенә мизгел эчендә тәэсир итә. Бу өзеклекләр баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы аркасында килеп чыга. Аның иң билгеле формасы – инсульт. Статистикага караганда, моның белән һәр дүртенче олы кеше очраша. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2026 елның беренче алты аенда республикада инсультның 10 меңнән артык очрагы теркәлгән инде.

Россиядә дә, бөтен дөньяда да инвалид калуның иң төп сәбәпләренең берсе инсульт булып кала. Медицинада аның ике төп төрен билгелиләр:

Ишемик инсульт. Бу очракта баш мие өлешен тукландыра торган кан тамыры тромб яки атеросклеротик эмбол белән тыгыла. Кан тамыры тыгылгач, кан әйләнеше бозыла.

Геморрагик инсульт. Бу төр булганда кан тамыры шартлый һәм баш мие тукымаларына кан сава. Гематома барлыкка килә, ул тирә-яктагы структураларны, тукымаларны кыса, шешенү барлыкка килә.

«Ешрак ишемик инсульт очрый. Геморрагик инсульт катлаулырак уза – пациентның хәле авыррак була, ә аны реабилитацияләү потенциалы түбән, тик шулай да клиник картина бик индивидуаль. Геморрагик инсульт булганда еш кына беренче булып аң зыян күрә. Әгәр болай дип әйтергә яраса, кайбер пациентларга «бәхет елмая», аларда колачны кан саву булмый», – дип сөйләде «Татар-информ»га Казанның №2 Клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Эльдар Абдуллин.

Табиб баш түбәсе-баш артының уң ягына кан савып геморрагик инсульт булган бер ханым турында сөйләде. Гематомасы кечкенә булса да, хәле авыр була. Аны бронхиаль астма катлауландыра, ә ул исә шушы «фаҗига» аркасында кискенләшкән була. Сулыш җитми башлый, аны ИВЛ аппаратына тоташтыралар һәм яшәү өчен көрәш башлана.

«Ике-өч тәүлектән соң пациентны ИВЛ аппаратыннан алдык, чөнки сулыш җитешсезлеген туктаттык. Тагын берничә көннән хатын-кыз аек акылына кайтты диярлек. Бары тик сул як очлыкларында җиңелчә парез, ягъни, мускул тонусы дефициты калган иде. Бүген бу ханым үз-үзенә тулысынча хезмәт күрсәтә», – диде табиб.

Хастаханәгә иртән килгән кешеләр, хәлләренең кичтән үк начарлануын сөйли

Инсульт аркасында баш миенең төрле зоналары зарарлана. Кайбер зоналар зарарлану бик авыр нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. Беренче чиратта бу – баш мие кәүсәсе. Кан агышы җитмәгәндә ми тукымасы шешенә, ә соңыннан баш мие тукымалары табигый тишемнәр аша баш сөяге эченә чыга башлый. Баш мие кәүсәсе баш сөяге төбендәге зур арткы тишеккә кысылып керә. Бу гомергә яный торган халәт.

«Микроинсульт» дигән охшаш төшенчә дә бар. Медицинада бу ТИА – транзитор ишемик атака буларак билгеле. Бу ишемик инсультның эчке тибы, аны кешеләр күбесенчә аяк өсте генә уздыра. Табиблар аның эзләрен компьютер томографиясендә таба.

«Кан агымының кыска вакытлы бозылуы турында сүз бара. Мәсәлән, тромб кан тамырын каплый да, организмның үз ферментлары хисабына эри яки күпкә ваграк өлешләргә таркала. Соңыннан чир билгеләре юкка чыга – бу хәл 24 сәгатьтән дә артык бармый. Әмма бу атака эзсез узмый: кичерелгән ТИА кабат инсульт булу куркынычын арттыра. Икенче юлы да җиңел генә узу шансы түбән. ТИА кичерү лакмус кәгазе кебек, бу пациентка сәламәтлеген кайгырта башлау өчен билге», – дип аңлатты Эльдар Абдуллин.

Табиб сүзләренчә, иртән хастаханәгә китерелгән пациентлар, еш кына хәлләренең алдагы көнне кичтән үк начарлануын сөйли. Өйдә йоклар алдыннан кешенең сөйләме җиңелчә бозылып, иртәнгә инде бөтенләй сөйләшә алмаска мөмкин.

«Кешеләр бары тик аруга яки йокылары килүгә генә сылтый. Әйе, бу үзенчәлекле билгеләр түгел, тик хәл бетүгә сәбәп булмаган очракта гына. Кеше кинәт аңын югалта башлаган яки өстәл артында утырганда бер якка авыша башлаган очраклар була. Минем практикада шундый очраклар булды: пациентлар гәүдәләренең сул яки уң ягында ою һәм хәлсезлек тоя, әмма шуңа да карамастан ярдәм сорап мөрәҗәгать итми, үзеннән-үзе бетәр дип уйлый», – диде табиб.

«Инсульт билгеләрен беләм, әмма үзе бетәр дип уйладым»

№2 Клиник хастаханәнең 58 яшьлек пациенткасы да «үзеннән үзе бетәр әле», дип ышанып йөргән. Нәтиҗә: ишемик инсульт һәм реабилитация.

«Барысы да башланган мизгелне бик яхшы хәтерлим. Мин телевизор карап креслода утыра идём. Шунда башым авырта башлады – бик көчле һәм сызлап авыртты. Ниндидер җитди әйбер булганын шундук аңладым. Инсульт билгеләрен беләм, тик үзеннән-үзе бетәр әле, дип уйладым», – дип сөйләде хатын-кыз.

Шуннан соң ул ике көн буе берни булмагандай өй эшләре белән шөгыльләнә – тавыкларын карый, кар көри. Соңыннан хәле бик нык начарлана, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә.

«Ирем табиблар чакыртты. Минем өчен барысы да томан эчендә кебек иде, ләкин алар тиз килде, кан басымын үлчәделәр һәм кардиограмма ясадылар. Шуннан соң хастаханәгә алып киттеләр. Мин реанимациягә эләктем», – дип сөйли пациент ханым.

Табиблар тырышлыгы белән аны коткарып калалар. Бу хәлләрдән соң ярты ел үтүгә ул инде тернәкләнүнең икенче курсын уза. Инсульт аркасында зыян күргән сул ягы әкренләп тернәкләнә. Ә менә сөйләме начаррак, хатын-кыз тотлыга.

«Хәзер дөрес тукланам. Системалы рәвештә зарядка ясый башладым. Ул көннән соң тормышта нидер үзгәрде. Бакчада эшләү дә авыррак. Кайвакыт нигә минем белән шулай булды икән, дип уйлыйм. Тормышымда хәрәкәт күп булды, тик утырмадым. Ә стресс җитәрлек – бәлки сәбәбе шулдыр?» – ди ул.

«Хастаханәгә соңрак килгән саен, инвалид калу шансы шулкадәр югарырак»

Башка мисал да бар. №2 Клиник хастаханә хезмәткәре дә инсульт билгеләрен белгән һәм шуның белән очраша да, тик секундны да сузмый.

Аның эш көне төгәлләнгән була, инсульт билгеләре өйдә барлыкка килә: зиһене чуала, йота алмый башлый, дезориентация башлана. Ул иренә ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеген аңлата. Кичке 10да аны хастаханәгә алып киләләр. Табиблар тромболитик терапия ясый, кан тамырына тромбны эретә торган дару ясыйлар.

«Иртәнге биш-алтыга неврологик билгеләр тулысынча беткән иде. Бу уңышның сере – аны «терапевтик тәрәзә» вакытында – беренче билгеләр башланып 4,5 сәгать эчендә алып килүдә. Әгәр бу «тәрәзә» вакыты узгач килсәң, гомерлеккә инвалид калу ихтималы югарырак. Өлешчә нәрсәнедер, һичьюгы кашык-чәнечке, чынаяк тотарлык булса да хәрәкәтне реабилитация белән кире кайтарып була. Нәрсә генә булса да, бу – кичегү нәтиҗәләре белән көрәш», – диде доктор.

Күпчелегебез инсульт билгеләрен беләдер, дип ышынасы килә. Тик аны ничек ачыклыйсын тагын бер кат искәртү артык булмас. Эльдар Абдуллин «Елмаю – Сөйләшү – Кулларны күтәрү» дип аталган гади техника турында тәфсилләбрәк сөйләде.

  • Кешедә сәер билгеләр барлыкка килсә, кешедән елмаюын сорагыз – инсульт булганда асимметрия була, ирен чите аска төшә.
  • Сөйләштереп карагыз, гади генә җөмлә әйттерегез – инсульт булганда сөйләм темпы акрыная, сүзләре аңлаешсыз була, җаваплар дөрес булмый. Пациент үзенә нәрсә әйткәннәрен аңламаска мөмкин. Бу сенсор афазиясе – кеше ишетсә дә, үзенә атап әйтелгән сүзләрне аңламый башлый. Баш миенең билгеле бер өлеше зарланса, ул ишеткән сүзләрен эшкәртә алмый.
  • Кулларын күтәреп, 10 секунд тотарга сорагыз. Баш миендә кан әйләнеше кискен бозылганда, бер очлык төшәчәк яки бөтенләй күтәрелми.

«Әгәр бер генә билге булса да туры килә икән, шундук ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Кешене горизонталь итеп яткырыгыз, бераз гына башын күтәрегез, бүлмәгә саф һава керергә тиеш, кысып торган киемнәрен салдырыгыз. Һич кенә дә дарулар бирергә ярамый – кан басымын төшерә торганны да, кан сыеклата торганны да. Инсульт барлыкка килгән вакытта сез аның төрен белмисез. Әгәр геморрагик инсульт икән, аспирин биреп кан савуны кискенләштерәсез генә. Ашыгыч ярдәм бригадасына билгеләрне һәм аларның кайчан барлыкка килгәнен хәбәр итәргә кирәк», – дип аңлатты доктор.

Ялгыз кешеләрне инсульт суккан очраклар була. Идәнгә егылып, алар телефонга да барып җитә алмаска мөмкин. Күпмедер вакыттан соң кешене аңында килеш табалар, тик аны паралич суккан, хәтта озак ятып тәне тишелеп беткән була. Мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен, яшьләр ялгыз яшәүче туганнарына ешрак барып йөрсен иде, ди табиб.

Яшь кешегә дә тернәкләнү җиңел түгел

«Инсульт яшәрә. Соңгы 10 елда медицина оешмаларына 40 яшьлек, хәтта 30 яше дә тулмаган пациентларны торган саен ешрак алып киләләр. Бөтенләй яшь кешеләрдә инсульт тамырларның тумыштан килгән аномалияләренә бәйле, әлбәттә. 23 яшьлек егетне хәтерлим, аның аневризмасы өзелгән иде. Калганнары исә организмнарының көч-куәтен үзләре үк үтерә», – диде хастаханә баш табибы урынбасары.

Тормышларында болай да стресс җитәрлек һәм хәрәкәт аз булган яшьләр еш кына тәмәке тартуны, алкоголь һәм энергетиклар эчүне берләштерә. Бу факторлар суммасы – инсультка юл. Әгәр никотин һәм алкоголь белән барысы да аңлашылса, хәзерге заманның яңа афәте – энергетиклар белән нинди бәйләнеше бар соң?

«Энергетик эчемлекләр аркасында артериаль басым күтәрелә, чөнки аларда бик күп күләмдә кофеин һәм таурин бар. Тамырлар тарая, организм, аерым алганда, йөрәк һәм кан тамырлары йөкләнеш кичерә», – дип сөйләде доктор.

Табиб сүзләренчә, яшь кешегә инсульттан соң тернәкләнү җиңелрәк дип уйлау – зур хата. Яшьләрнең югалган функцияләрне кире кайтару ихтималы алай артык зур түгел.

«Берсендә безгә 45 яшь чамасындагы ир-атны алып килделәр, гәүдәсенең сул ягы параличланган иде. Ул тернәкләнә алмады. Ә аннан соң 75 яшьлек пациент хатын-кызны күрдек. Ул хастаханәгә килгәндә сул кулын да, сул аягын да хәрәкәтләндерә алмый иде. Әбине өенә чыгарганда ул ходункида булса да хәрәкәтләнә ала иде инде. Өлкән яшьтәге пациентлар өчен һәм шушы дәрәҗәдә катлаулы очракларны дәвалауда катнашкан коллектив өчен – бу җиңү», – диде Эльдар Абдуллин.

«Кемнең урын өстенә каласы, якыннары өчен мәшәкать буласы килсен?»

«Инсульт кабатланырга да мөмкин. Безгә 5-6 мәртәбә инсульт кичергән кешеләрне дә алып киләләр. Болар инде гадәттә баш миендә хроник ишемия булган кешеләр. Алар урын өстендә, күпләре инде ризык та йота алмый», – диде табиб.

Ешрак очрый торган хәл – ике инсульт кичергән кеше. Бу фаҗиганең икенче тапкыр никадәр тиз кабатланачагы кешенең үзенә язып бирелгән препаратларны кабул итү-итмәвенә, бирелгән киңәшләрне үтәү-үтәмәвенә бәйле. Табиб сүзләренчә, ир-атлар хәтта икенче инсульттан соң да тәмәке тартуны ташларга теләми, ә беренчесеннән соң бигрәк тә.

«Инсультны булдырмый калу авыр түгел. Барысы да профилактикадан башлана. Бу сәламәт яшәү рәвеше дә, диспансеризация узу да. Мин күп еллар реанимациядә эшләдем. Инсульт суккан пациентлар белән аралашканда шул билгеле була: аларның күбесе диспансеризация узмаган була. Иң яхшысы – фаҗиганең нәтиҗәләре белән көрәшү түгел, ә аны кисәтү», – ди Эльдар Абдуллин.

Кеше үзен яхшы хис итәргә мөмкин, әмма ул кан басымының нормадамы-түгелме икәнен, холестерин күләмен белми. Нәкъ менә югары кан басымы һәм югары холестерин кан тамырларын таушалдыра. Бу күрсәткечләрне дәүләт тарафыннан бушлай үткәрелә торган диспансеризациядә белеп була.

«Инсульт белән очрашу перспективалары бер дә сөендерерлек түгел. Бу авыр чир, аннан соң инвалид калу ихтималы һаман да югары дәрәҗәдә кала. Кемнең урын өстенә яки коляскага каласы, туганнары өчен йөк буласы килсен?»- дип йомгаклады врач.