Җиңүче буынның бөек каһарманлыгы бүген махсус операция хәрбиләрен рухландыра.
Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парадта әйтте.Ул хәрби операциядә катнашучыларның агрессив көчкә каршы торуын билгеләп узды. «Безнең геройлар шуңа карамастан алга бара.
Россия хәрбиләре белән янәшә – галимнәр, җитештерүчеләр, инженерлар, конструкторлар, эзләнүчеләр. Алар ата-бабалары традицияләрен дәвам итә, уникаль кораллану үрнәкләрен күпләп җитештерәләр. Техника һәм көрәш алып бару ысуллары ничек кенә үзгәрсә дә, төп нәрсә үзгәрешсез кала: ил язмышын кешеләр хәл итә – хәрбиләр, завод хезмәткәрләре, авыл предприятиеләре хезмәткәрләре, табиблар, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, дин әһелләре, волонтёрлар, эшмәкәрләр – Россиянең барлык гражданнары», – диде Владимир Путин.
Илбашы уңышның сәбәбе рухи һәм әхлакый көч, каһарманлык, фидакарьлектә булуын ассызыклады. «Безнең бердәмлек теләсә нинди сынауларны җиңәргә сәләтле. Безнең максатыбыз уртак, һәрберебез Җиңүгә үз өлешен кертә. Җиңүгә сугыш кырында да, тылда да нигез салына. Җиңү һәрвакыт безнең якта булды һәм булачак», – дип белдерде Россия Президенты
«Җиңүче халыкка, ветераннарга, Россиянең Кораллы көчләренә дан! Җиңү көне белән!» – дип тәмамлады Путин чыгышын.