Быел математика (профиль), химия, физикадан имтихан тапшырырга җыенучылар саны арткан.
Җәмгыять белеме исә иң популяр сынау булып кала. Аны барлык укучыларның 32 проценты тапшырырга җыена. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова сөйләде. Аның фаразлавынча, республикада техник фәннәрдән үсеш «Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектларына бәйле.
Популярлык буенча икенче һәм өченче урында – информатика һәм физика. Әмма информатиканы сайлаучылар былтыргыдан кимрәк. Ә физикадан имтихан тотарга теләүчеләр дүрт процентка арткан. Ә менә 9 нчы сыйныф укучылары арасында соңгы елларда беренче тапкыр географиягә карата кызыксыну кимү күзәтелә. Бу сан – 3,6 процент. Әлеге фәнне 20 631 укучы сайлаган. Шул ук вакытта физика һәм биологиядән БДИ сайлаучылар саны арткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.