Очрашуда Георгий Ибушев үзенең тормыш юлы турында сөйләгән. Укучылар белән аралашып, яңа чыккан китаплары белән дә таныштырган.
Георгий Мефодиевич күрше Владимир авылында туса да, 5нче класстан Усали урта мәктәбендә укыган. Бәләкәй чактан ук җырларга яраткан, шигырь язу сәләте дә кечкенәдән икән. Мәктәптә укыганда ук Казан шәһәрендә уздырылган җыр конкурсларында катнашкан, «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләре басылган. Үзенә белем биргән укытучыларны җылылык белән искә алды. Хөрмәтле якташыбыз үзенең тормыш юлын бик мавыктыргыч һәм кызык итеп сөйләде. Конкурсларда катнашканда, консерваториягә кергәндә нинди җырлар җырлаганнарын, репертуарындагы яраткан әсәрләрен көйли-көйли безгә тормыш юлы турында сөйләде. 2 сәгатькә якын барган кичәнең ничек узып киткәнен сизми дә калдык. Халкыбызның бөек җырчылары Илһам Шакиров, Әлфия Афзаловалар белән эшләгән, алардан бик югары бәя алган горурланырлык якташыбыз ул безнең. Борис Ельцин, Владимир Путин, Рөстәм Миннехановларга җырлаган артистның үзен — Георгий дәдәйне ничек бөек дип атамыйсың?
Георгий Мефодевичның һәр җөмләсе уйланылган, һәр сүзе тәрбияви иде. Ул укучыларга табигатьне яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә, укытучыларның сүзен тыңларга, мәктәп бусагасында ук ныклы белем алырга омтылырга, әти-әниләрне, туганнарны хөрмәт итәргә чакырды. Куелган максатларга ирешеп булуы, аның өчен тырышлык, үз сүзеңдә тора белү кирәклеген үз мисалында күрсәтте.
Татарстан язучылар берлеге члены Георгий Ибушевның 3 китабы дөнья күргән. Ул аларның өчесен дә мәктәбебез китапханәсенә бүләк итте. «Рәхмәт сиңа, җыр», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» китапларыннан кайбер шигырьләрен ятлап, укучыларыбыз авторның үзенә дә сөйләп күрсәтте. Гармунчы егетләребез татар халык көйләренә тезмә уйнаганда, Георгий Мефодиевич түзмәде, аларга кушылып та җырлап җибәрде.
Очрашуның тәмамлану вакыты җитеп, Георгий Ибушев: «Сорауларыгыз юкмы?» — диюгә, укучыларның куллары дәррәү өскә күтәрелде. Сораулар бихисап иде. Аларлар арасында: «Улларыгызга Сезнең сәләтегез күчкәнме?» «Армиягә барачак солдатларга нинди сыйфатлар кирәк?», «Сез дини кешеме? Аллага ышанасызмы?», «Сез Филүс Каһиров җырлаганын яратасызмы?» «Сезнең шигырь сүзләренә җырлар язылганы бармы?» «Фонограммага еш җырлыйсызмы?» Соңгы сорауга җавап укучыларга аеруча кызыклы тоелды бугай. Гомерендә бер мәртәбә дә язмага кушылып җырламаган артистны беренче тапкыр күрделәр, булса кирәк.
Россиядә игълан ителгән «Халыклар бердәмлеге елы», Татарстандагы «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» уңаеннан да бу очрашу русча әйтмешли, «в тему» килеп чыкты. Күренекле керәшенебез халыклар арасындагы дуслыкның иң беренче чиратта кешелек сыйфатларыннан: үзара хөрмәт, аңлашу, кешегә кеше итеп караудан торганын әйтте. Армиядә хезмәт итеп кайткан кеше буларак, егетләргә үз киңәшләрен бирде, махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын теләде. Хезмәт фидакарьлеген без аның үз мисалында күрдек.
Бу күрешү укучылар, укытучылар күңелендә озак сакланыр әле. Әлеге очрашуны оештыручы буларак, авылдашым, әти-әниемнең яраткан укучысы, горурлыгыбыз, кече күңелле Георгий Ибушевка зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Лидия Пасыева,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.