Татарстанда яңа йорттан фатир сатып алу өчен ничә ел эшләргә кирәклеген әйттеләр

Татарстанда яшәүчеләргә яңа йорттан фатир алу өчен хезмәт хакын 9,2 ел дәвамында кассага салып барырга кирәк. Моны «Мир квартир» федераль порталы белгечләре исәпләп чыгарган.

Республика беренчел торак алу мөмкинлеге буенча Россиянең 83 төбәге арасында 68 нче урынны биләгән.

Экспертлар яңа йорттагы фатирның уртача бәясен һәм төбәктәге уртача хезмәт хакын чагыштырган. Татарстанда фатир уртача 11,55 миллион сум тора, ә хезмәт хакы аена 104,8 мең сум тәшкил итә. Исәп-хисапларда кешенең бөтен керемен җыеп баруы һәм кертемнәр буенча процентлар исәпкә алынмавы күздә тотыла.

Россия буенча яңа йорттан фатир сатып алу уртача 6,3 ел акча җыярга кирәк. Ә Татарстанда бу өч елга артыграк.

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстандагы вазгыять шулай ук иң катлаулылардан берсе. Татарстанда 9,2 ел акча җыярга туры килсә, Чувашиядә ул — 9,3 ел, Түбән Новгород өлкәсендә — 9,5 ел, Киров өлкәсендә 9,7 ел тәшкил итә.

Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә күрсәткеч түбәнрәк: Башкортстанда яңа йорттагы фатирга — 7,5 ел, Пермь краенда — 7,2 ел, Самара өлкәсендә һәм Марий Элда — 8әр ел, Мордовиядә — 8,2 ел, ә Пенза өлкәсендә 6,9 ел дәвамында акча җыярга туры киләчәк.

Ненец автономияле округында яшәүчеләр яңа фатирга акчаны 3,1 ел эчендә туплый алса, Карачай-Черкесиядә моның өчен 16,1 ел кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.