«Фирүзә» фольклор ансамбле республика конкурсында уңышка иреште

«Фирүзә» фольклор ансамбле республика конкурсында уңышка иреште

Кичә Сарман мәдәният йортының «Фирүзә» фольклор коллективы Балык Бистәсендә узган «Иске Казан — Түгәрәк уен» республика фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча коллектив I дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды. Профессиональ жюри ансамбльнең милли традицияләрне саклау юлындагы фидокарь хезмәтен югары бәяләде.

Бу уңыш — коллективның күмәк эше һәм милли мирасны киләчәк буыннарга тапшыру юлындагы армый-талмый тырышуы нәтиҗәсе.