Казанда 10нчы каттан егылып, 5 яшьлек баланың гомере өзелгән

Бүген Казанда 5 яшьлек бала күпкатлы йортның унынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига бүген 14:30да Мостай Кәрим урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә булган. 5 яшьлек малай, караучысыз калып, тәрәзәдәге москит челтәренә таянган һәм унынчы каттан егылып төшкән. Бала алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Фаҗига урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Александр Гаюн килгән.