Татарстанда июльнең өченче декадасында һаваның уртача температурасы климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстан өчен климатик норма 21 июльдән 30 июльгә кадәр +20,3 градуска, ә Казан өчен +20,9 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура + 24,3 һәм +24,9 градус тәшкил итәчәк. Ләкин узган ункөнлектә төбәктә салкынча һава хакимлек итте. Шуңа күрә синоптиклар, җәйнең икенче ае гадәттәгедән ярты градуска гына җылырак булыр, дип фаразлый.