2027 елның 1 февраленнән Россиядә ана капиталы индексацияләнәчәк. Хәзерге вакытта индексациянең фаразланган күләме якынча 5,2 процент тәшкил итә, дип хәбәр итте «РИА Новости»га Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин («Бердәм Россия»). Бу хакта «Татар-информ» яза.
«2027 елда ана капиталы 1 февральдән индексацияләнергә тиеш. Өстәмә күләме алдан ук сумнарда беркетелми, чөнки исәп-хисап 2026 елга факттагы инфляция буенча бара. Хәзер фаразлау өчен якынча 5,2 процентны ориентир итеп алырга мөмкин», — диде Говырин.
«Шәхси кабинетта мөмкин булган сумма автомат рәвештә артачак, аерым гариза бирү гадәттә таләп ителми», – дип өстәде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.