Бүген «Казан Экспо»да Кулланучылар кооперациясенең Халыкара форумы старт алды. Аның эшендә Россия төбәкләре вәкилләре һәм 31 илдән делегатлар катнаша, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе социаль челтәрләрдә.
«Кулланучылар кооперациясенең эше авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Форум «Агроволга» халыкара күргәзмәсе белән берлектә уза. Россия, Кытай, Беларусь һәм Төркиядән 400 дән артык компания АПКның төрле өлкәләрендә – югары технологияле комбайннардан алып үсемлекләрне селекцияләүнең яңа ысулларына кадәр – иң яңа чишелешләрне һәм казанышларны тәкъдим итте.
Татарстан күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында илебезнең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора. Аграрийларыбыз тырыш хезмәтләре белән Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итә. Авыл тормышын саклап калу һәм үстерү эшендә кулланучылар кооперациясе системасы ярдәм итә. Татпотребсоюз – кооперациясе системасында илебезнең иң алдынгы оешмасы, һәм безнең тарафтан бу тармакка кирәкле ярдәм дәвам итәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.