Миграция кагыйдәләрен бозуның 1,4 меңнән күбрәк очрагы ачыкланган

Татарстанда «Нелегал-2026» чарасы барышында миграция кагыйдәләрен бозуның 1,4 меңнән күбрәк очрагы ачыкланган.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу чорда илгә керү яки бездә яшәү кагыйдәләрен бозуның – 700 дән, хезмәт эшчәнлеген законсыз алып баруның – 200, хезмәт эшчәнлегенә законсыз җәлеп итүнең 120 дән артыграк очрагы теркәлгән.

Моннан тыш мигрантларны законсыз теркәү буенча 20 дән күбрәк җинаять эше кузгатылган, законсыз миграцияне оештыру, ялган документлар ясау, шулай ук наркотикларны законсыз җитештерү яки сатып алу буенча җинаятьләр ачыкланган, дип хәбәр итә «Татар-информ».