Халыкара гаилә көне: Арчада “Коляскалар парады” узды

Халыкара гаилә көне: Арчада “Коляскалар парады” узды

Арча районының мәдәният идарәсе һәм район мәдәният йорты Арчада икенче ел «Коляскалар парады» оештыры

15 май, Халыкара гаилә көне уңаеннан Арчаның Җиңү паркында «Коляскалар парады» узды. Бәйрәмне оештыручылар: Арча районының мәдәният идарәсе.

Чарада алты гаилә катнашты. Катнашучылар арасында ак яулыклы әбиләр дә, ике айлык бәби дә бар иде. Һәркайсы үз гаиләсен ниндидер бер үзенчәлекле ягы белән ачты, һәр гаилә аерым бер теманы яктыртты. Тик аларның һәркайсын берләштерүче уртак сыйфат бердәмлек һәм мәхәббәт чагылды.

Айван авылыннан Харисовлар гаиләсе катнашучылар арасында иң ишле гаиләләрнең берсе иде. Җиде балалы гаиләнең башлыгы Ренат, тормыш иптәше Айгөл, өйнең яме булып торучы дәү әниләре Римма ханым бер яшьлек Мәрьямнең коляскасын татар халкының милли орнаментлары һәм төсле шарлар белән бизәгән иде. «27 ел элек Айванга төп нигезгә килен булып төшкән идём. Бала ярата торган гаилә булдык. Дәү әниебез һәр баланы «бер генәм» дип сөя. Олы улыбыз махсус хәрби операция зонасында. Игезәк малайларыбыз да бар. Иң кечкенә кызыбызга бер яшь. Олы кызыбызның үз гаиләсе бар, бер бала үстерәләр. Безнең гаиләдә һәр бала шәхес, һәр кайсын беренче балабыз кебек яратабыз», – диде Айгөл Харисова.

Иске Чүриледән Дияровлар гаиләсендә дүрт бала: ике малай, ике кыз. Рамил һәм Диана балаларын кечкенәдән ватанпарвәр итеп үстерүләре турында сөйләде. Кием һәм коляска бизәлеше диңгез флоты тематикасын яктыртты. Кечкенә Айнур да «корабльгә утырып» килгән иде.

Күпербаш авылыннан Сабировлар гаиләсе Арчадан авылга күченеп яши башлаучы гаилә. Ләйсән һәм Алмаз Сабировлар икесе дә авыл хуҗалыгы белгечләре. Гаилә башлыгы авылда агроном хезмәтен башкара, Ләйсән әлегә декрет ялында. Авылны һәм хезмәтне яратканга, әлеге гаилә үз чыгышларында да әлеге теманы яктыртты. Киемнәре, коляска бизәлеше авылдагы хезмәт кешесенең борынгысын һәм бүгенгесен чагылдыра иде. «Әби-бабаларыбыздан килгән тәрбия буенча, балаларыбызны да эш сөючән итеп үстерергә тырышабыз», – диде дүрт бала әнисе Ләйсән. Иң зур балаларына 9 яшь булса, иң кечкенәсе әле 1,5 яшьлек кенә. Әти-әниләре әйтүенчә, олылары кечкенәләрен карарга булыша, ярдәмләшеп үсәләр.

Яңа Кенәр авылыннан Алсу һәм Руслан Ибраһимовлар гаиләсе өч бала үстерә. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы Алсу гаиләләрен тәкъдим итү темасы итеп Габдулла Тукай иҗатын алган. Кәҗә белән сарык, Шүрәле һәм атка атланган кечкенә Апуш парадка аерым ямь өстәде. Кечкенә Ризванның коляскасы ат итеп ясалган иде. Алар гаиләләре белән иҗатка гашыйк, кызлары Ралина белән Розалина төрле бәйгеләрдә даими катнашалар.

Курса Почмак авылыннан Гыйниятуллиннар гаиләсендәге кечкенә Зәбирнең коляскасы бишек кебек бизәлгән иде. Гаиләнең иң өлкән кешесе, ак аулыклы әби Гүзәл ханым гаиләсен «Милли сәйләннәр» дип атады. Гаиләдәге кызларның муеннарында сәйләннәр, һәр гаилә әгъзасы татар милли киемнәреннән иде. «Сәйләннәр кебек бер җепкә бәйләнеп бара торган буын без. Мин алтынчы буын килен идём, минем киленем җиденче буын килен булып тора. Сигезенче буынны да күрерләр, иншәАллаһ, улыбыз үсеп килә», – диде Гүзәл ханым. Улы Илназ, килене Дилбәр һәм дүрт оныклары белән тату гаилә булып бер йортта яши алар. Татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буынга җиткерүләре күренеп тора бу гаиләдә.

Югары Оры авылыннан Сафиуллиннар гаиләсенең коляскасында ике айлык Мәдинә, ә яшел урман формасында бизәлгән велосипедта 2 яшьлек Самат килгән иде. Ландыш һәм Салават Сафиуллиннар күптән түгел Казанда узган «Бәләкәч — фест» фестивалендә катнашып, "Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан әкиятләре коляскасы" номинациясендә 1нче урынны алып кайтекан иде. Шул образларны алар Арчада да тәкъдим итте. Тик Шүрәле образында, әтиләре эштә булу сәбәпле, әбиләре Рәмзия ханым килгән иде. «Үзем студент чактан төрле бәйгеләрдә, бәйрәмдә катнашырга яратам. Балаларымның да актив булып үсүен, менә шундый масштаблы чараларда катнашып үсүен телим», – диде Чаллы шәһәреннән кайтып, Югары Оры авылында килен булып төпләнүче Ландыш.

Гаилә бәйрәмен район мәдәният хезмәткәрләренең парлы чыгышлары бизәде. Һәр катнашучы гаиләгә истәлекле бүләкләр һәм диплом тапшырылды.