Югалган Россия Героеның хатыны сөенечен әйткән

Кемерово өлкәсендә югалган Россия Герое Алексей Асылхановның хатыны Валерия «ТАСС» хәбәрчесенә үзенең йөкле булуы турында сөйләгән. Үзен әйбәт хис итүен, ләкин барыбер борчылуын әйткән.

Хәзер Валерия үзенең әти-әнисе белән яши. Алексейның әти-әнисе белән эзләүнең барышы турында хәбәрләшеп торалар.

Ул моңа кадәр сөйләп үткәнчә, югалганнан бирле Алексей бер тапкыр да элемтәгә кермәгән. Яшь ханым сөеклесенең кинәт кенә хәтерен югалту ихтималына (шундый фикерләр булган) ышанмый.

Исегезгә төшерәбез: 23 яшьлек Алексей Асылханов 3 апрельдә Юрга шәһәрендәге торагыннан чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Туганнары әйтүенчә, ул ниндидер бер ир-ат машинасына утырып киткән.

«Үтерү» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Алексей Асылхановка Россия Герое исеме 2024 елның декабрендә махсус хәрби операция барышындагы батырлыклары өчен бирелгән. Ул иң яхшы БПЛА операторларының берсе булып танылган.