Тирсәдә узган халык җыенында башкарган эшләр, проблемалар турында сүз барды
ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Тирсә – районда иң зур җирлек. Аңа биш авыл – Тирсә, Мордывый, Тоба, Наҗар, Чишмә керә.
820 хуҗалык исәпләнә.
Җирлек белән иң яшь авыл башлыгы – 26 яшьлек Илнар Закиров җитәкчелек итә.
Җирлектән 28 ир-егет махсус хәпрби операция зонасында. Җидесе һәлак булган.
“Тынгысыз йөрәкләр” волонтёрлар берләшмәсе һәм авыл халкы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.
Җирлектә 26 үзмәшгуль теркәлгән.
БАШКАРГАН ЭШЛӘР
Тирсәдә авыл халкы ярдәме белән Чаж елгасы аша салынган күпер төзекләндерелгән.
Табиблык амбулаториясенә капиталь төзекләндерү уздырылган.
Вокзальная урамындагы 4нче йортның фасады ремонтланган.
ЧАРАЛАР
Авыл җирлекләре арасында район спартакиадасы узган.
Чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл ачылган.
Җиде иҗат коллективы “Без бергә” исемле хәйрия концерты куйган.
ҮЗАРА САЛЫМ
Авылларда урам юллары төзекләндерелгән.
Авария хәлендәге һәм корыган агачлар киселгән.
Янгын кыркынычсызлыгы чаралары, янгын сүндерү машинасы өчен чыгымнар тотылган.
Урам утлары алыштырылган һәм башка эшләр.
ПРОБЛЕМА
Көн кадагында торган проблемаларның берсе – Тирсәнең кайбер урамнарында су булмау. Бу су системасының тузганлыгы аркасында аварияләр килеп чыгу белән бәйле.