Йорт хайваннары белән яшәүчеләргә иртәме-соңмы яраткан эте яки мәчесе белән хушлашырга туры килә. Закон нигезендә, үлгән хайваннарның мәете биологик калдык дип санала, аларны урманга, дачага, бигрәк тә күпфатирлы йорт янына алып чыгып кына күмеп куярга ярамый. Күпчелек очракта бердәнбер законлы юл – кремация ясау. «Республика Татарстан» газетасы йорт хайваннары хуҗаларыннан бу процедураның ничә сумга төшүен белешкән,
«Табиб укол кадаганда мәчемнең аякларын тотып, юатып утырдым»
Статистикадан күренгәнчә, Россиядә һәр икенче гаиләдә йорт хайваны бар. Алар хуҗалары өчен чын дус, иптәш һәм хәтта гаилә әгъзаларына әйләнә.
Берәү дә йорт хайванын өйгә алып кайткан чакта аның белән иртәме-соңмы хушлашасы булачагын уйламый. Ләкин бу көн барыбер кайчан да булса килеп җитә.
«Минем мәчемнең кушаматы Алисә иде. Ул минем белән 18 ел яшәде. Мин аны мәктәп тәмамлаганда алган идём. Ул минем тормыштагы иң мөһим вакыйгаларның күбесен минем белән бергә кичерде. Мин аның белән бер фатирдан икенче фатирга күчендем, эш алыштырдым, кияүгә чыктым, бала таптым, әти-әниемне югалттым. Алисә минем иң тугры дустым булды», – дип сөйли күз яшьләре белән Казанда яшәүче Марина.
Ләкин мәче картайган. Ашамый башлаган, күз алдында ябыккан. Бөерләре, йөрәге тиешенчә эшләми, сәбәбе – картаю, дип аңлаткан ветеринарлар. Көннәрнең берендә мәчесе басып торган җиреннән егылгач, Марина үз тормышындагы иң авыр карарны кабул иткән – яраткан хайванын, интекмәсен өчен, йоклатырга булган.
«Табиб укол кадаганда Алисаның аякларын тотып, юатып тордым. Ул миңа бер генө караш ташлап алды да, мәңгелек йокыга талды. Мин үкси-үкси еладым. Хәтта үзем өйгә кайтып җитәрлек хәлдә дә түгел идём, мине дуслар килеп алды», – дип искә ала хатын-кыз.
Мәченең мәетен хуҗасына бирмәгәннәр. Кремация ясау өчен ике төрле түләүле вариант тәкъдим иткәннәр: башка хайваннар белән кремацияләү һәм индивидуаль рәвештә хайванның берүзең кремацияләү һәм көлне савыт белән алып китү. Марина икенчесен сайлаган. Берничә көннән аңа Алисаның көлен пакетка салып биргәннәр.
Ихатада яки бакчада күмәргә ярамый
2025 елның 1 мартыннан ветеринария кагыйдәләре кырысланды. Ветеринария клиникалары учреждениедә чакта хайван үлгән очракта биологик калдыкларны утильләштерү өчен хайванны махсус крематорийга җибәрергә тиешләр. Әгәр ветеринарлар хайванның мәетен хуҗасына мөстәкыйль күмү өчен бирергә карар кылсалар, клиникага 700 мең сумга кадәр штраф яный.
Ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып, хайванны мөстәкыйль күмгән хуҗалар өчен 4-5 мең сум күләмендә административ штраф каралган.
Мондый зиратлар илдә бары тик өч шәһәрдә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта коммерция нигезендә эшли. Ләкин анда да хәзер бары тик көл салынган урналарны гына күмәргә ярый, шул ук вакытта хуҗа җир участогын яки урнаны арендага алу өчен түли.
Казанда хайваннар өчен рәсми каберлекләр булмавы шәһәрдә һәм аның тирә-ягында этләр һәм мәчеләр өчен стихияле зиратлар барлыкка килүгә китерә.
Мәсәлән, Икәнлек урман массивында урнашкан. 2007 елгы каберлек бар – Тимка кушаматлы хайван булган, аңа хуҗалары бүгенге көнгә кадәр тәрбия күрсәтәләр.
Ләкин хуҗаларның күпчелеге йорт хайваннарын дачаларда, урман полосаларында һәм күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрендә күмүен дәвам итә. Караңгыда, берәү да күрмәгәндә күмеп куялар.
Марина әйтүенчә, Казанда беренче тапкыр 2008 елда барлыкка килгән хайваннар крематорийларының популярлыгы әкренләп арта һәм хәзерге вакытта алар уннан артык.
Крематорийлардагы бәяләрне анализлаганнан соң, бәяләр беренче чиратта нинди кремацияләү ысулын сайлауга бәйле булуы ачыкланды. Гомуми кремация вакытында берничә хайванның мәете бер мичтә утильләштерелә, аларның көле бүленми һәм хуҗаларына бирелми. Мондый очракта хезмәтнең бәясе хайванның авырлыгына гына бәйле. 5 килограммга кадәр булган категория (кечкенә этләр, мәчеләр, йортта яши торган әрлән, кошлар) өчен бәяләр 1-2 мең сум. Әгәр хайван 5 килограммнан 10 килограмга кадәр булса, мәсәлән, бәя 2-3 мең сумга кадәр арта. 10 килограммнан 20 килограмга кадәр булган хайваннар өчен гомуми кремация 3-4 мең сумга төшәчәк. Әгәр этнең авырлыгы 20 килограммнан 60 килограмга кадәр булса (лабрадорлар, сенбернарлар, ротвейлерлар кебек), хезмәтнең бәясе 4,5-16,8 мең сум ук булырга мөмкин.
Индивидуаль рәвештә кремацияләгәндә хайванның көлен хуҗасына бирәләр. Мондый вариант кыйммәтрәк була. 5 килограммга кадәр авырлыктагы кечкенә хайваннар өчен бәяләр 3,5 мең сумнан башлана. 5 килограммнан 10 килограммга кадәр категориядә бәяләр 4 мең сумнан артыграк. 10 килограммнан 20 килограммга кадәр булган этләрне кремацияләү 8 мең сумга төшәчәк. Зуррак этләрне кремацияләү өчен бәяләрне үлчәгәннән соң индивидуаль тәртиптә исәплиләр.
Хуҗаларга шуны да истә тотарга кирәк: төп тарифларга өстәмә хезмәтләр бәясе дә кушыла. Әгәр сез бу процедурада үзегез катнашырга телисез икән, 1,5 мең сумнан артык түләргә әзер булыгыз. Фотоотчет 1 мең сум, видеоотчет 2 мең сумнан башлана.
Көл өчен стандарт пластик урнаны 800 сумнан башланган бәяләргә тәкъдим итәләр. Әгәр ниндидер үзенчәлекле әйбер телисез икән, керамикадан ясалган савыт яки агач тартма сайларга була. Хайванның исеме һәм яшәгән вакыты язылган урна бәясе 3 мең сумнан башлана.