Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Сынаулар Аллаһы Тәгаләгә якынайта, җәннәткә юлны җиңеләйтә»

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Сынаулар Аллаһы Тәгаләгә якынайта, җәннәткә юлны җиңеләйтә»

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди:

«Сабыр итүчеләрнең әҗере [үлчәүләргә салынмыйча] хисапсыз биреләчәк»

«Әз-Зүмәр / Төркемнәр» сүрәсе, 39:101.

Кешеләргә бу дөньяда килә торган сынаулар, сабырлык төшенчәләре турында Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан сораштык.

«Кеше шатлык белән һәм кайгы белән сынала»

Ни өчен кешеләргә төрле сынаулар килә?

Бу дөнья – сынау урыны. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Аллаһы Тәгалә үлемне һәм тереклекне яралтты сезне сынар өчен. Кайсыгыз изге гамәл кылыр икән дип».

«Ул, сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яралтты [сезнең кылачакларыгыз хакында әзәли гыйлемен уртага чыгарачак, соңыннан Үзенең гыйлеменә күрә түгел, кылганнарыгызга күрә әҗерләрегезне бирәчәк]. Ул – Бөек [Җиңелмәс], [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче».

«Әл-Мүльк / Хөкемдарлык» сүрәсе, 67:2

Тормышыбызның асыл мәгънәсе – сыналу урыны. Һәр кеше дә бу дөньяга сыналырга килгән. Сынаулар ике төрле була: кеше шатлык белән һәм кайгы белән сынала.

Шатлык белән сыналганда, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылалар, рәхмәт әйтәләр, авырлыклар килгәндә исә – сабыр итәргә кирәк. Сабыр иткәндә дә, Аллаһы Тәгаләгә шөкер белән, бу сынауларны Аллаһы Тәгаләдән кабул итеп, сабыр итәргә кирәк, язмышны, Аллаһы Тәгаләне сүкмичә. «Бу әйберләргә миңа нәрсәгә кирәк, ник бирелде миңа болар», дип каргамыйча, сабыр итәргә кирәк.

Аллаһы Тәгалә тагына бер аятендә әйтә: «Без сезне сынарбыз курку, ачлык, хәерчелек, уңышсызлык белән сынарбыз», ди. Шушы биш әйберне әйтә.

«Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, [бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп] уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. [Расүлем!] [Сынауларга] Сабыр итүчеләрне [җәннәт белән] сөендер!»

«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:155

Сынарбыз дигән сүздә Ул вәгъдә итеп әйтә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, безне, бөтен кешене сынаячак. «Нәрсә өчен ул», дип без сорау бирергә тиеш түгел. Бу – тормышыбызның мәгънәсе, асылы.

Сыналган очракта гына без кешенең нинди икәнен белә алабыз, сынамыйча, белеп булмый, һәр нәрсә дә сыналырга тиеш. Чүкеч тә кибеттә торганда матур кебек тоела, аның белән әйбер кага башлагач, башы чыгып китәргә мөмкин. Бу чүкеч белән кадак какмыйча, без аның сыйфатлымы икәнен әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә кеше дә сынала. сыналганнан соң гына, Аллаһы Тәгалә каршына килгәч, аңа бәя биреп була.

«Шөкер кылу – Аллаһы Тәгаләгә буйсыну дигән сүз»

Сынаулар вакытында мөселман ничек сабырлык күрсәтергә тиеш?

Беренче чиратта, әлбәттә, сынау байлык, сәләмәтлек белән булса, шөкер кылырга кирәк. Шөкер кылу – ул бу нигъмәтнең Аллаһ Тәгаләдән икәнен тану, Аллаһы Тәгаләгә иман китерү.

Шөкер кылу – Аллаһы Тәгаләгә буйсыну дигән сүз. Бу – намаз уку, Аның бөтен әйткән әйберләренә буйсыну, ә рәхмәт әйтеп утыру гына түгел.

Өченчесе – булган нигъмәтең белән бүлешү. Сәламәтлегең булса – кемгәдер ярдәм итәсең, белем булса – бүлешәсең, яхшы кәефең булса – кешенең кәефен күтәрәсең, малың булса – садака бирәсең.

Авырлык килсә, иң беренчесе – авырлыкның Аллаһы Тәгаләдән икәнен тану, инану, авырлыкны кабул итү, бу авырлыкка зарланмау. Аллаһы Тәгалә бирде, димәк, Аллаһы Тәгалә мине ярата, сыный, мине күтәрергә тели, миңа әҗер-савап бирергә тели, дип ышану.

Шулай ук бу авырлыкны Аллаһы Тәгалә кушкан юллар белән җиңә башлау, харам юллар белән түгел. Бу дөрес итеп сабырлык күрсәтү була.

«Аллаһы Тәгалә кешенең иманын сынап карау өчен авырлык бирә»

Авыр сынаудан кеше сынарга, өметен өзәргә мөмкин бит. Авырлыклар һәм сынаулар кешенең иманына ничек тәэсир итә?

Авырлыклар кешенең иманына төрлечә тәэсир итә. Әгәр кешенең иманы зәгыйфьләнә, сына икән, яки гомумән кеше авырлык вакытында диннән чыгып китә икән, димәк, аның иманы да шундый «сыек» кына булган.

Аллаһы Тәгалә аның иманын сынап карау өчен шушы авырлыкны бирә инде. Монда максат – кешенең ничек тә кадерләп иманны саклау түгел, монда максат – бу кешенең ни дәрәҗәдә нык, ни дәрәҗәдә ихлас, ни дәрәҗәдә чын икәнен ачыклау. Шуңа күрә дә аның иманы сына икән, кешенең үзе өчен бу фаҗига булса да, әмма Аллаһы Тәгалә өчен бу кеше сынауны үтмәде дигән сүз. Ул әҗер-савапны алмаска, кайбер очракта, гомумән, имансыз булырга мөмкин.

Кемдер: «Бу кешене нәрсәгә сынарга соң», дип әйтер. Сыналган очракта гына без әйбернең ныклыгын, ихласлыгын ачыклый алабыз. Дуслар да, туганнар да, дөньяда бөтенесе шулай сынала. Без үзебез дә әйберне сынап карап алырга яратабыз, кеше киңәше белән, кеше сынап карагач, алабыз. Бер нәрсәгә дә барып ябышмыйбыз.

Кеше дә Аллаһы Тәгалә каршында шулай сынала. Бөтен кеше җәннәткә керсә, алар арасында җәннәткә лаек булмаган, сынауларга сабыр итә белмәгән кешеләр дә булырга мөмкин. Сынаулар шуның өчен бирелә.

Намаз укый башладым, ураза тотам — тулысынча дин юлында булсам, сынаулар килмәс дип өметләнеп буламы?

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Ләә иләәһә иллә-Ллаһү» дип әйткәннән соң, сынау килмәс дип беләсезме», ди.

Кешеләр, «Иман китердек!» – дип әйткәннәре өчен, сыналмыйча калдырылачаклар, дип санадымы әллә?

«Әл-Ганкәбүүт / Үрмәкүч» сүрәсе, 29:2

Кайвакытта дин юлына басканнан соң, сынаулар тагын да күбрәк килә башлый. Шуңа күрә, бу сынаулар булмас дигән сүз түгел.

Кеше сынау булмасын дип, дин юлына килсә, дин юлына килүнең мәгънәсе дә калмас иде. Бөтен кеше шушы җиңеллеккә омтылыр иде. Мәсәлән, дин юлына баскач, бөтен кеше терелсә, бөтен кеше баеса, бөтен кешенең балалары туа башласа, гаиләләре төзекләнсә, диндә ихласлык калмас иде. Кеше шушы куаныч-шатлык, файда-табыш артыннан йөрер иде.

Аллаһы Тәгалә дингә килгән кешеләрне дә сыный, кайвакытта күбрәк, кайвакыт шулай ук та сынарга мөмкин. Кеше шушы сынау өчен әҗер-савап алачак, сынауларны җиңәргә аңа җиңелрәк булачак.

Дин ул – тормышта җиңел яшәр өчен түгел. Әлбәттә, диндә булган кешенең тормышы җиңеләя, сүз юк, чөнки гөнаһлар авырлыкка, мәшәкатькә, борчуга китерә. Тик дин юлында булгач, бөтенләй сынаусыз булам дип уйлап булмый. Бу очракта сынаулар башка яктан һәм башка төрле булырга мөмкин. Беренчедән, бу сынаулар өчен сиңа гөнаһ булмый, икенчедән, бу сынаулар сине Аллаһы Тәгаләгә якынайта, дәрәҗәңне күтәрә һәм җәннәткә юлны җиңеләйтә.

«Аллаһы Тәгаләдән газап сорарга ярамый»

Кеше бик җиңел генә тормыш итсә, гел рәхәт кебек булса, ник борчу килми икән дип уйларга ярыймы?

Кешенең тормышы бик җиңел, рәхәт булса, мондый кеше Аллаһы Тәгаләгә шөкер кыла. Ни өчен авырлык-хәсрәт килми, дип Аллаһы Тәгаләдән бу әйберне сорап алырга ярамый, Аллаһы Тәгаләдән газап та сорарга ярамый. Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек сорарга кирәк.

Бөтен кешенең тормышында да авырлыклар булып торачак, җиңеллек белән чагыштырганда. Әгәр кешенең тормышы бик рәхәт, бик җиңел икән, бәлки бу кеше тормышындагы авырлыкларны да җиңеллек итеп кабул итә башлагандыр. Ул тормыш сынауларына бирешмичә, аны да җиңел итеп, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте итеп кабул итә башлагандыр. Шулай дип тә уйланырга кирәк.

«Аллаһы Тәгалә миңа авыр сынаулар бирми, әллә мине яратмыймы икән», дип уйлау да элекке тәкъва кешеләргә, сәхабәләргә хас булган. Хәзерге вакытта мин болай уйларга киңәш итмәс идём, чөнки безнең иман дәрәҗәсе андый түгел. Килгән сынауларга без түзә алмаска мөмкинбез. Болай уйлау кайвакытта бәлане Аллаһы Тәгаләдән сорап алган кебек тә булырга мөмкин.

Рәхәт, тормыш әйбәт булса, шөкер кылырга, булган рәхәтлек белән кешеләр белән бүлешергә, кешегә ярдәм итәргә, үзеңнең нигъмәтле тормышыңнан күбрәк файда алып калырга тырышырга кирәк.

«Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк»

Сынау килгәндә нинди дога, нинди намаз укырга?

Сынау килгәндә төрле догалар бар. Мәсәлән, Юныс пәйгамәбәр галәйһиссәлам догасы.

«Ләә иләәһә иллә әнтә. Сүбехәәнәкә иннии күнтү минәззалимин»

(«Синнән башка илаһ юк! Син һәрбер кимчелектән пакь... Мин чыннан да үземә золым кылучылардан булдым...»)

Күбрәк истигфар кылырга, үзеңнең гөнаһыңны, гаебеңне танырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Бөтен яхшылык миннән, бөтен начарлык сездән», – ди. Шуңа күрә дә, ниндидер сынаулар килгән икән, бәлки бу кешенең гөнаһына күрә булырга мөмкин. Иң беренче, гөнаһлардан тәүбә итәргә кирәк. Әлбәттә, намазларны карарга кирәк, бәлки алар кала башлагандыр, бәлки сыйфаты төшкәндер. Садака бирергә кирәк: садака авырлыкларны җиңеләйтә, киләсе авырлыкларны китермичә кала, авыруларны дәвалый-шифалый.

Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтә: «Берәр кеше кардәшенә ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм итәр, борчуларын-хәсрәтләрен хәл итәр».

«Сабыр иткән кешенең урыны, дәрәҗәсе ул – хисапсыз җәннәткә керү»

Сабыр иткән кеше өчен Аллаһ нинди әҗер вәгъдә итә?

Сабыр иткән кешеләр турында Аллаһы Тәгалә Коръәннең бик күп җирләрендә әйтә. Мәсәлән, алдарак китерелгән аятьне иң мөһим аять дип әйтергә була. «Сабыр итүчеләр әҗерләрен хисапсыз алырлар», дигән.

Аның вакыйгасы болайрак булачак: Кыямәт көнендә бер төркем кеше җәннәт ишеген килеп шакый.

Фәрештәләр сорый: «Сез кемнәр», – ди.

«Без – сабыр итүчеләр», – ди бу кешеләр.

«Сез хисапны үттегезме соң әле», – дип сорый фәрештәләр.

«Юк, без хисапы үтмәдек», – дип җавап бирә бу кешеләр.

«Алайса сез җәннәткә керә алмыйсыз», – ди фәрештәләр.

«Аллаһы Тәгалә «сабыр иткән кешегә Аллаһның әҗере хисапсыз булыр», дип әйткән бит. Менә без сабыр итүчеләр. Аллаһның әҗере – җәннәт. Ә хисапсыз әҗер, ягъни җәннәт, димәк, без хисапны узмыйча гына монда керергә лаек», ди бу кешеләр.

Фәрештәләр бер-берсенә карашканнан соң, «Әйе, Аллаһның Әмере, Сүзе хак», – дип, бу кешеләрне хисапсыз җәннәткә кертәләр.

Шуңа күрә дә, сабыр иткән кешенең урыны, дәрәҗәсе ул – хисапсыз җәннәткә керү, ин шәә Аллаһ