Акция, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова тәкъдиме белән, «Бердәм Россия»нең Казандагы җирле бүлеге һәм «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге ярдәмендә оештырылган.
Казанда «СВОим» акциясе кысасында махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә тапшыру өчен хәрби-патриотик рухтагы китаплар җыю игълан ителде. Акциядә катнашуга җәмәгать берләшмәләре, мәгариф оешмалары, китапханәләр, шәһәр халкы чакырыла.
Максаты – махсус хәрби операция зонасындагы бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләрнең рухын күтәрү, интеллектуаль үсешенә ярдәм итү, мәдәни ялларын оештыру өчен тарихи, башка эчтәлектәге сыйфатлы әсәрләр җыеп тапшыру.
Китапларга карата таләпләр:
язучылар һәм шагыйрьләрнең хәрби-ватанпәрвәрлек рухындагы әсәрләре
– Жуков, Рокоссовский, Суворов кебек полководецларның истәлекләре;
– сугыш турында әсәрләр («А зори здесь тихие», «В окопах Сталинграда» кебек әсәрләр);
– махсус хәрби операция, чорыбыз геройлары турында бүгенге публицистик язмалар;
– Россия тарихы, төп сугышлар турында китаплар;
– рус дәүләтенең бөек җитәкчеләре, хәрби җитәкчеләрнең биографияләре;
– классик проза һ.б.
Оештыручылар экстремистлык, дәүләткә каршы яки Россиягә каршы идеяләр белән сугарылган әсәрләр, шулай ук ертылган, кайбер битләре булмаган, күгәргән китаплар китермәүне сорый. Шулай ук рекламадан торган журналлар, газеталар кабул ителмәячәк. Җыелган барлык китаплар, барланып, СВО зонасына җибәреләчәк.
Китапларны 7 майга кадәр китерергә мөмкин.
Җыю пунктлары:
«Бердәм Россия» партиясенең Казандагы җирле бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлекчәләре:
— Авиатөзелеш районы — (843) 533-40-67
— Вахитов районы — (843) 238-11-27
— Киров районы — (843) 554-18-48
— Мәскәү районы — (843) 557-28-11
— Яңа Савин районы — (843) 523-12-71
— Идел буе районы — (843)277-81–30
— Совет районы — (843) 272-16-97