Бүген – 20 март көнне район үзәгендәге «Сарман» кинотеатрында якташыбыз – Татарстан Республикасының халык шагыйрәсе, педагог һәм журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм башка мәртәбәле бүләкләр һәм исемнәр иясе Клара Булатованың тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.
Аны район үзәгендә эшләп килүче «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйханә Мирсәетова оештырды һәм алып барды.
Кичәдә Клара апаның тормыш иптәше Нәфис Рәфыйгуллин, улы Марс Рәфыйгуллин, гаилә дуслары Раҗия Зәкиҗанова, Тәлгать Газизов, «Сарман таңнары» һәм Җәлил поселогыннан «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, Мортамак авылыннан «Чишмә» вокаль ансамбле, шагыйрәнең иҗатын үз итүчеләр һәм башкалар катнаштылар. Шагыйрәнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар һәм аңа багышланган шигырьләр яңгырады. Клара апаның якыннары һәм дуслары аның турындагы хатирәләрне яңарттылар.