Арчада хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе узды

Арчада хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе узды

Җылы атмосферада үтте

Изге Рамазан ае кысаларында Арча үзәк мәчетендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов инициативасы белән хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Әлеге күркәм чарага район тормышына зур өлеш керткән актив, хөрмәтле ханымнар чакырылды.

Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Вафина җылы сәламләү сүзләре белән ачты. Ул җыелган кунакларга рәхмәт белдереп, хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле, гаилә һәм тәрбия өлкәсендәге әһәмияте турында сөйләде. Аның сүзләренчә, район үсешендә ханымнарның хезмәте зур бәягә лаек.

Чара барышында мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая ханым Ахунова да чыгыш ясады. Ул күңелләргә үтеп керерлек, тирән мәгънәле вәгазь сөйләп, Рамазан аеның рухи кыйммәтләре, сабырлык, изгелек һәм иман турында искәртте. Аның җылы сүзләре залда утыручы һәркемнең күңеленә барып җитте.

Кунаклар өчен мәчет буенча экскурсия дә оештырылды. Надир хәзрәт яңартылып, төзекләндерелеп чыккан мәчет белән таныштырды, башкарылган эшләр турында сөйләде. Мәчетнең матурлыгы һәм уңайлылыгы кунакларда соклану хисләре уятты.

Шулай ук район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин дә чыгыш ясап, барлык мөселманнарны мәчеткә ешрак килергә, намаз укырга чакырды. Ул: «Сез Аллаһы Тәгаләгә бер адым атласагыз, Ул сезгә йөз адым белән якыная», – дип, диннең кешене рухи яктан баетуын искәртте.

Чара ахырында кунаклар бергәләп авыз ачтылар. Дога кылып, изге теләкләр теләп узган әлеге ифтар мәҗлесе җылы аралашу, рухи бердәмлек һәм изгелек атмосферасында узды. Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, күңелләрне якынайта һәм Рамазан аеның асылын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.