Фельдшер Ризидә Вәлиева: «Хезмәтем белән башкаларга игелек китерә алганмын икән, мин – бәхетле”

Фельдшер Ризидә Вәлиева: «Хезмәтем белән башкаларга игелек китерә алганмын икән, мин – бәхетле”

“Һәркемнең сулышын тоеп яшәүче, авыруларны ихлас кайгыртучы ак халатлы фәрештәбез”,–диләр аның турында авылдашлары.

Россиядә халыкның дүрттән бер өлеше авыл җирлегендә яши, шуңа да аларның сәламәтлеге турында кайгырту күбесенчә авыл фельдшерлары җилкәсенә төшә. Кешеләрнең саулыгын даими күзәтү астында тоту, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм сораучылар янына ашыгу, профилактика, диспансерлаштыру – бу төп вазыйфаларының берничәсе генә әле. Һәркемнең авыру тарихын белүче дипломлы белгеч кенә түгел, чын мәгънәсендә сәламәтлек сакчысы алар. Әлеге игелекле һөнәр ияләренең берсе – Явлаштау фельдшер акушерлык пункты мөдире Ризидә Вәлиеваның участогында бүгенге көндә 341 кеше исәпләнә. “Һәркемнең сулышын тоеп яшәүче, авыруларны ихлас кайгыртучы ак халатлы фәрештәбез”,–диләр аның турында авылдашлары.

Тумышы белән Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылыннан Ризидә ханым. 6 балалы гади колхозчылар гаиләсендә туып үскән кыз әти-әни йортында узган балачак мизгелләрен хәзер дә сагынып искә ала. Мохтаҗлыкта яшәмәсәләр дә, һәр тиеннең кадерен, хәләл хезмәт белән тапкан малның гына бәрәкәт китерәсен кечкенәдән белеп-татып үсә алар. 8 класстан соң Яшел Үзән медицина училищесына укырга керә, анда тырышып белем ала, аны тәмамлагач үз районына эшкә кайтырга ниятли. Инде әнисе үзләрендә эш тә белешеп куйган була. Әмма язмыш җилләре аны 1985 елда Саба районына китереп җиткерә.

“Юллама буенча эшкә Явлаштау авылына билгеләндем. Бик таушалган хәлдәге иске медпунктка килдем. Үзе ягып җылытыла торган бина, уңайлыклар юк, юллар начар, эшләргә авыр булды. Ул чорда шприцларны үзебез кайнатабыз, медикаментлар да хәзерге кебек тулы комплектта түгел иде. Аннары авырлы хатыннар да күп иде ул чорда, аларны тудыру бүлегенә илткәндә, машинаны трактор белән сөйрәп чыгарып, Иләбәр, Эзмә якларыннан китә идек. Барып җитмәгән чаклар да булды: өйдә шулай 4 бала бәбиләтергә туры килде. Саба районы үзебездән ерак җир булгач, башта китәсе дә килде инде, туган як сагындырды... Әмма бу авылның гүзәл табигате, тырыш, эчкерсез кешеләре шушы төбәккә бәйләде дә куйды”,- дип сөйли әңгәмәдәшем.

Башта ул ике авылга – күрше Мишәбаш авылына да хезмәт күрсәтә. Үзләрендә иске медпунктта 2 ел хезмәт куйганнан соң, биредә яңасы – заманчасы салына. Инде шул дәвердән соң да 40 елдан артык вакыт үтеп киткән. Хәзер эш шартлары да башка, юллар да яхшы. Кызганыч, авырулар гына кимеми, дөньясында да бит аның әледән-әле яңа төрле чирләре баш калкытып тора. Көн саен медпункттан кеше өзелми. Хәзер Ризидә Самат кызының үз ярдәмчесе бар, күп эшләрне уң кулы – Сүрия Хөсәенова белән бергә башкаралар. Пунктка кемдер кан басымы белән мөрәҗәгать итә, билгеләнгән дәвалану курсы буенча укол ясатырга йөрүчеләр дә бар. Хәзерге вакытта медпунктта хроник чирләр белән 203 кеше исәптә тора, шуларның иң күбесе йөрәк- кан тамырлары белән авыручылар икән. Резеда ханым һәркайсының хәлен белеп, табиб билгеләгән дәвалау чараларының үтәлешен ныклы контрольдә тота. Балаларга прививкалар ясау, яшүсмерләр арасында профилактик аңлату эшләре алып бару (участокта 18 яшькә кадәр 57 бала, 1 яшькә кадәр 2 бала исәпләнә) да эш планында теркәлгән. Моннан тыш авыруларга елга ике тапкыр диспансер күзәтү һәм диспансерлаштыру үткәрүнең күп өлеше алар иңнәренә төшә.

“Авыруларның кан анализлары алына, йөрәк тибешен яздырабыз, антропометрия үткәрелә, кан басымы үлчәнә, аннары бар күрсәткечләрне пациентның шәхси язу кенәгәсенә теркәп, үзәк хастаханәгә табибка илтеп тапшырабыз. Бүгенге көнгә 244 кешенең 81енә генә диспансерлаштыру үткәрәсе калды. Чыгып йөри алмаучыларны өйләренә барып тикшерәбез”, -ди ул. Без бирегә килгән көнне дә ул чираттагы авыру янына барырга әзерләнә иде.

Медпунктта шушы авылда яшәүче Равилә апа Галимҗанованы да очраттык. Ризидә Самат кызы аның кан басымын үлчәде, сәламәтлеге буенча кирәкле киңәшләрен бирде.

“Нинди генә кыен вакытларда, көндезме ул, төнләме, иң беренче шушы фельдшерларга килеп егылабыз инде. Ризидәбездән бик уңдык. Җылы сүзе дә дәва аның. Үземнең аңа күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәнем булды, ирем каты авырганда да кирәкле киңәшләрен бирде, килеп уколларын кадады. Эшләре бик катлаулы аларның, шуңа да медицина өлкәсендә хезмәт куючыларның кадерләре булсын иде, иң беренче халыкның сәламәтлеген кайгырту кирәк бит, гомер озынлыгы да шуңа бәйле. Алар авыл табиблары, бөтен яктан да беренче ярдәм күрсәтүчеләр, хезмәтләре өчен рәхмәттән башка сүз юк”, — диде яңа танышыбыз.

Дөрестән дә, көне буе эшләп кайткач та, өендәге кырык эшен ташлап, хәтта үзе авырып ятканда да зарланмыйча, беркемгә дә караңгы йөз күрсәтмичә, авырулар янына чыгып йөгерә алар.

“Төрле чак була инде, кайвакыт авыруның гомере кыл өстендә торган чакта барып керәсең. Без килгәч, беренче ярдәм күрсәтәбез, әгәр хәле катлаулырак икән, әйтик, инсульт, яки инфаркт билгеләре күренсә, “Ашыгыч ярдәм” чакыртабыз. Хәзер инде тәҗрибә бар, авыруның халәтен бер күрүгә чамалыйсың. Авылда һәркемне, авыруларын да яхшы беләм кебек. Минем участокта күзәтү астында булган балалар хәзер үзләре әти-әни булдылар, кайсы Түбән Камадан, кайсы Казаннан “Ризидә апа, бала авырып китте, нишләтеп карыйк икән”дип киңәш сорап шалтыраталар кайчак“,–ди ул.

Явлаштауда Ризидә ханым яраткан эшен генә түгел, гомерлек парын да тапкан. Шушы авыл егете Илгиз әфәнде белән бәхетле никахтан 3 бала — ике кыз, бер ир бала туган. Хәзер Зилә, Эльмир, Әлфинә үзләре дә тормышлы, һәрберсенең гаиләләрендә балалары үсеп килә. Зилә һәм Әлфинәнең үз бизнесы, ә менә Эльмир әнисе юлыннан киткән – медицина белгечлеге алып, Казан клиникаларының берсендә травматолог булып эшли. Ризидә ханым өйләрендә тугызынчы дистәне ваклаучы каенанасы Әлфия апаны да тәрбияли. “Бүлмәм, урын-җирем ялт итеп, өс-башларым җемелдәп тора, авыл халкы да бик ихтирам итә улым белән киленемне, алар кешеләргә бик мәрхәмәтле, үзләре дә тигезлектә, балалар игелеге күреп яшәсеннәр”,– ди өлкән кеше.

“Эш дәверендә иң зур ярдәмчем – ирем булды. Авыруларга үз машинасында алып чыгып китә. Кичә генә өлкән яшьтәге 12 кешенең өйләренә кереп йөрәкләрен яздырдык, кан анализы алдык, һәрберсенең капка каршында сабыр гына көтеп торды.

Төнлә чыгып киткән чаклар да еш була. Ирем генә түгел, балаларым да һәрвакыт ныклы таянычым булдылар. Алардан бер вакытта да зарлану сүзе ишетмәдем.

Явлаштауга килеп эшли башлагач, бу авылда яшәүче Сәүдә апа, килене Гәүһәриянең бик зур ярдәмнәрен тойдым, Нуркия апа Фәйзерахманованың киңәшләре дә бик булышты. Гомумән, тормыш юлымда яхшы күңелле кешеләр күп очрады. Хәзер дә җитәкчеләребез, баш табиб урынбасары Гөлназ Гарифуллина, өлкән фельдшер Алисә Дәминова, участок табиблары Йолдыз Зәйнетдинова, педиатор Радик Мусин, шәфкать туташлары Ләйлә Ибраһимова, Эльмира Самарина белән һәрвакыт килешеп, аңышып эшлибез. Эшеңнән, үзеңнән канәгать булсаң, бу хезмәтеңдә, эш нәтиҗәләрендә чагылмый калмый. Хезмәтем белән башкаларга игелек китерә алганмын икән, мин – бәхетле”,– ди язма героебыз.