Очрашу — үзе бер гомер!
Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгелләренең берседер мөгаен. Әйе күрешү — үзе бер гомер! Бу сүзләрне өлкән яшьтәгеләр бик тиз аңлый, бик тиз бәяли, күрешүнең кадерен белә, көтеп ала.
Ыгы-зыгылы бу мәшәкатьле тормышта да үзеннән бер яктылык, җылылык, самимилек бөркеп тора торган сабакташларны Нөнәгәр авылы мәктәбе үзенә җыйнады. Сабакташлар янында булу үзе бер сихри бер бәйрәмне хәтерләтте. Аларның мәш килеп мәктәпкә керүләре, бер-берсе белән кочаклашып күрешүләре, шатлыклы елмаюларын күрү дә җанга ял, рәхәтлек бирә, борчулы җаннар тынычлык таба, елмаясы килә башлый. Алардагы энергияне мәктәптә җылы кабул итте.
Мәктәбебездә шатлыклы, бик җылы һәм истәлекле очрашу булды. Безнең мәктәпне 5 елдан алып 55 ел элек тәмамлап тормышта үз юлларын тапкан өлкән яшьтәге шук, нечкә күңелле булып калган абый-апалар һәм аларга белем биргән хөрмәтле ветеран укытучылар килде. Аларны күргәч,чыннан да мәктәпнең коридорлары җанланып китте. Һәркемнең күңелләрендә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле. һәр елны тәмамлаган сабакташлар бергә фоткага төшәләр. Коридордагы күргәзмәләр, очрашу фотолары, альбом, кулъязмаларны бик җентекләп сөенеп караганнарын күрү күңелгә рәхәт хис бирә. Димәк, бу очрашу дөрес оештырылган.
Икенче өлеше бәйрәм залында дәвам итте. Һәр өйнең үз хуҗасы булган кебек, бәйрәм өлешен мәктәбебез җитәкчесе Сөләйманов Айрат Габделмарат улы ачып җибәрде. Укытучыга хөрмәт сүзләре һәр елгы чыгарылыш укучыларыннан рәхмәт сүзләреннән башлана.
Әйе, укытучы хезмәте — авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган , шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр, беренче чиратта, сабырлык, түземлек сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә.Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала. Менә бездә шундыйлар гына эшли. Мәктәп, бакча коллективы сәхнә түренә менеп баскач бар алкышлар алар өчен генә булды.
Безнең мәктәпне 55 ел элек бетерсә дә, авылдашыбыз, күп еллар Балтач төзелеш оешмасында җитәкче булып эшләгән Шәфигуллин Фагыйль Гафиулла улы чын күңелдән рәхмәтен җырлап әйтте. Нинди олы, зур, ихтирамга лаек шәхес Фагыйль абый беренче укытучыларына әле дә рәхмәтле. Моңлы тавышы әйтерсең лә, башка чыгарылыш укучыларга көч өстәде. Һәрберсе горур басып сәхнәгә күтәрелделәр. Һәркайсының истәлекле мизгелләре, дәрестәге булган хәлләрне сөйләуләре бәйрәмгә җанлылык кына өстәде.
"Безнең мәктәптә куелган өчле билгеләре, тормышта бишлегә әверелде, чөнки алар нык билгеләр булды" — дип искә төшерде 40 ел элек бетергән чыгарылыш укучылары исеменнән чыгыш ясаган "Кызыл юл" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы. Чыннан да, дөрес сүзләр. Безнең күмәк хуҗалык районда гына түгел республикада да югары нәтиҗәле күрсәткечләре белән алдынгы урыннарны били. Югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен җитәкчебезнең, авылда калып төпләнеп тормыш корган, алдынгы механизаторларның, шофёрларның, терлекчеләрнең өлеше бик зур. Андыйлар залда бик күп иде. Аларның эшләгән эшләре, куйган хезмәтләре алдында баш иярлек.
Танылган шәхесләр дә бик күп иде араларында. Һәр елгы чыгарылыш укучыларының тормышта үз дәрәҗәсе, үз урыны. Җыр-моңга тартылган сабакташлар үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Авылдашларыбыз Зарипов Фидәил, Әхмәтханова Нурзалия, Гомәрова Рамилә, Тләков Раил үзләренең моңлы тавышлары белән безне сөендерделәр. Һәр ел чыгарылыш укучылары чыкканчы мәктәбебезнең искиткеч җыр биюне үз иткән балаларының чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Мондый очрашулар бик кирәк. Бер кат мәктәп елларына кайтып яшәреп китәсең, үзеңдә, күңелдә ниндидер бер кыл тибрәнеп ала, үзеңне кирәкле итеп саныйсың, сабакташлар белән очрашып кабат дуслык җебе ныгытыла.
Очрашу мизгеле һәркемне яңа максатларга рухландырып җибәргәндер. Һәр килгән сабакташлар мәктәп елларының никадәр кадерле булуын, монда алган белемнәрнең киләчәктә зур этәргеч булып, тормышта һәрберсе үз юлын табарга ярдәм итүенә тагын бер кат инандылар. Алар безнең мәктәп уңышларына сөенеп тагы зур нәтиҗәләргә ирешүләрне теләделәр,очрашу истәлекләре калдырдылар, ә без аларның уңышлары белән горурлануыбызны әйттек. Бу көн күңелебездә бик якты истәлек булып калачак. Кабат очрашканга кадәр бүгенге очрашу чаткылары күңел түрләрендә һәркемдә сакланыр.
Зөлфидә Тләкова,
Нөнәгәр авылы