Решетников Миңнехановка: «Сез илебез файдасына озак вакытлы хезмәттәшлек төзи беләсез»

Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республиканы социаль-икътисадый үстерүдәге һәм аның федераль үзәк белән багланышларындагы ролен югары бәяләде.

Бу хакта ул Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда әйтте.

“Рөстәм Нургалиевич, әлбәттә бу сезнең, энергиягез, һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларыгызга бәйле. Сез чыннан да республика файдасына, ә чынлыкта илебез файдасына озак вакытлы мөнәсәбәтләр, озак вакытлы хезмәттәшлек төзи беләсез”, – дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Рәисенә. Федераль министр сүзләренә караганда, ирешкән нәтиҗәләр күбесенчә Татарстанның көчле идарә итү командасы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.

“Республика федераль үзәк белән яхшы эшли, федераль программаларда катнаша, аларга йогынты ясый. Сез тәнкыйтьләүдән, яңа тәкъдимнәр җитерүдән курыкмыйсыз. Моны конструктив рәвештә эшлисез”, – диде Максим Решетников.