Кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау – иң җаваплы, иң авыр һәм иң шәфкатьле һөнәрләрнең берсе. Медицина хезмәткәре булу – ул яңа туган сабыйның беренче сулышыннан алып, олыгайганчыга кадәр аның янәшәсендә булу, авыртуларын басу; дару белән генә түгел, җылы сүз белән дә яшәү өчен өмет бирү, тормышка карашны үзгәртү, дигән сүз. Шәфкать ияләренең һөнәри осталыгы, сайлаган эшләренә тугрылыгы һәм батырлыгы иң катлаулы хәлләрдә дә дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә.
Районда өч – Сарман үзәк район, Җәлил һәм Саклаубаш участок хастаханәләре, Александровка табиблык амбулаториясе һәм 41 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Аларда барлыгы 535 медицина хезмәткәре исәпләнә. Шул исәптән 73 табиб, 274 шәфкать туташы, 24 кече медперсонал эшли. Табибларны районга эшкә җәлеп итү максатыннан, аларга фатирлар бирелә, хастаханә территориясендә яңа торак йорт төзелде. Район үзәгенең яңа микрорайонында тагын бер күпфатирлы йорт озакламый үз хуҗаларын кабул итәчәк. Хастаханәләрдә үткәрелгән капиталь төзекләндерү дә хезмәт шартларын уңайлы итә. Республика күләмендә дә медицина хезмәткәрләренә яңа мөмкинлекләр тудырыла.
Медицина хезмәткәрләренең эше бервакытта да җиңелләрдән булмады. Алар, кирәк икән, хәтта үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куеп, авыруларны савыктыру өчен бар көчләрен куялар. Киеренке вәзгыять шартларында эшләп тә, шәфкать ияләре көчле, батыр йөрәкле булуларын тагын бер тапкыр исбатладылар. Һәрбер саклап калынган гомер өчен без аларга ихластан рәхмәтле.