Бүген Минскта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.
Бу турыда Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Минскта, Бәйсезлек сараенда — Беларусь Республикасы Президентының рәсми резиденциясендә узды.
Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсендә алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул Белорусьта тарихи хәтерне саклау һәм үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү эше алып барылуына соклануын белдерде.
«Миңа Сезнең, Россиядә фундаменталь кеше буларак, безнең бу сугышка бик җитди каравыбызга инануыгыз бик мөһим. Бу объектлар — бездә бит алар меңнәрчә — без аларны карап тотабыз, шул ук вакытта бу һәйкәлләрнең күпчелеген мәктәп укучылары карый», — дип ассызыклады Александр Лукашенко Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Беларусь Республикасы Президентына төбәкләр дәрәҗәсендә проектларны гамәлгә ашыруга шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең ил Хөкүмәте белән дә, аның төбәкләре белән дә багланышлар актив үсә, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Беларусь Республикасы — безнең әйдәп баручы тышкы икътисадый партнёрларыбызның берсе. Безнең сәүдә әйләнеше соңгы елларда яхшы динамика күрсәтә. Узган ел ул 718 миллион АКШ доллары тәшкил итте".
Татарстан Рәисе кыскача Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе әгъзаларының нинди предприятиеләрдә булуы турында сөйләде.
Александр Лукашенко билгеләп үткәнчә, дөньяда турбулент вәзгыять булуга карамастан, Татарстан, актив үсә һәм яхшы темпта бара.
"Мин сезгә Беларусь Татарстанга бик охшаган дип әйткән идём инде. Бик пөхтә, чиста сездә, дисциплина тотасыз. Тәртип һәм дисциплинаны никадәр хөрмәт иткәнегезне мин Сезнең белән безнең яшь чаклардан ук беләм. Бу уңыш китерә", — дип уртаклашты Александр Лукашенко.