Кытай машиналарын сатып алучылар арасында көтелмәгән ватылу очрагыннан зарланучылар арткан

Россиядә машина йөртүчеләр эссе кояшка чыдамый торган панорама түбәле Кытай кроссоверларыннан зарлана, дип яза Mash.

Аерым алганда панорама түбәләре ярылу очраклары Chery, Jetour һәм Changan модельләрендә очрый икән. Ставрополье, Краснодар крае һәм Кырымда машина йөртүчеләр еш кына мондый проблема белән автосервисларга мөрәҗәгать итә.

Иминият компанияләре исә панорама түбәсендәге ярыкларны иминият очрагы буларак танудан баш тарта, шунлыктан машина хуҗаларына ремонт өчен 30 меңнән 200 мең сумга кадәр акча чыгарып салырга туры килә, диелә хәбәрдә.