Район табиблары хастаханәгә мөрәҗәгать итүне сузмаска өндиләр

Табиблар әйтүенчә, баш һәм муен рагы – бер генә конкрет авыру түгел, ә яман шешләрнең бөтен бер төркеме. Алар баш һәм муен өлкәсенең төрле зоналарында барлыкка киләләр. Бу хакта җентекләбрәк сөйләвен үтенеп, район үзәк хастаханәсе табиб-онкологы Мирбек Букаевка мөрәҗәгать иттек.

– Баш һәм муен рагы төркеме авырулары түбәндәге өлешләрдә килеп чыга: авыз куышлыгында (тел, авыз куышлыгының төбе, яңакларның лайлалы тышчасы, каты аңкау), авыз-йоткылыкта (тел нигезендә, миндалиннарда, йомшак аңкау, йоткылык стенкаларында), бугазда (тавыш бәйләгечләре, бугазның өске киңәйтелгән өлеше, бугазның аскы киңәйтелгән өлеше), борын һәм борын яны куеннарында, борын-йоткылыкта, төкерек бизләрендә (колак яны, яңак асты, тел асты, шулай ук авыз куышлыгындагы һәм борын-йоткылыктагы кече бизләр), трахея һәм үңәчнең муен өлешендә. Бу төркемгә лимфатик система, баш мие һәм күз шешләре керми.

Нинди факторлар куркынычлылык төркеменә керә соң? Иң көчле факторлар – тәмәке тарту (шул исәптән – чәйни һәи исни торган тәмәке) һәм алкогольле эчемлекләр эчү. Ә икесе белән дә мавыгу куркынычлылык ихтималын күп тапкырга арттыра. Икенче фактор – инфекцияләр. Кеше папилломасы вирусы, бигрәк тә 16нчы төре, авыз-йоткылык рагына сәбәпче булырга мөмкин. Борын-йоткылык рагы өчен Эпштейн-Барр вирусы да әһәмияткә ия. Өченче фактор – ультрафиолетның артык тәэсире, ягъни кояшта кирәгеннән артык күп булу. Зарарлы матдәләр (агач, күн тузаны, формальдегид) белән контактта булу, авыз куышлыгының начар гигиенасы, хроник ялкынсынулар (мәсәлән, кандидоз, начар теш протезы), олыгаю (40-50 яшьтән артык), җенес (ир-атлар хатынкызларга карый күбрәк авырыйлар) куркынычлылык факторлары булып торалар.

Нинди билгеләр сагайтырга тиеш? Алар шешнең кайда булуына бәйле. Иң элек түбәндәге билгеләргә игътибарлы булырга кирәк: авыз эчендәге 2-3 атна дәвамында төзәлмәгән тыгызлык яки җәрәхәт; лайлалы тышчада ак яки кызыл катлам; йотИке-өч атнадан да артык йөрмәгез канда уңайсызлык яки авырту барлыкка килү; тавышның үзгәрүе яки тотрыклы карлыкканлык; тамакта һәм колакларда даими авырту; муенда яки баш өлешендә шеш яки шешенү; борын тыгылу, борыннан кан китү кабатланып тору; баш яки муенның кайсы да булса өлеше ою; ишетү, күрү һәм ис сизү белән бәйле проблемалар барлыкка килү; авыздан гигиена белән бәйле булмаган начар ис килү; гәүдә авырлыгы кимү.

Әгәр бу билгеләрнең кайсы да булса 2-3 атнадан артыграк саклана һәм гадәти салкын тию яки башка билгеле сәбәп белән аңлатылмый икән, бу – тизрәк оториноларинголог, стоматолог яисә терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән сүз.

Бу – мөһим

Район үзәк хастаханәсендә ФГДС һәм наркоз астында колоноскопия үткәрү мөмкинлеге туды. Дөрес, бу төр тикшерүләр моңа кадәр дә уздырыла иде, тик – наркоз кулланмыйча һәм түләүсез нигездә. Әгәр дә тикшерү вакытында бернинди уңайсызлык тоясыгыз килмәсә, наркоз кулланып тикшерелергә мөмкин. Бу очракта пациент бернинди авырту да сизми. Әлеге процедура түләүле, чөнки ул мәҗбүри медицина иминиятенә керми һәм пациент теләге буенча кулланыла, әмма бәясе – шәһәрдәгедән шактый арзан. Ул терапевт һәм эндоскопист консультациясеннән соң үткәрелә. Консультациягә Сарман үзәк хастаханәсе поликлиникасы регистратурасында яисә 2-44-54 телефоны буенча язылырга мөмкин. Сәламәтлегегезне саклагыз — ул барыннан да кадерлерәк!

Зөлфия Шәрипова