Кама елгасында батып үлгән ир мәете табылган

29.07.2026 12:42 · Новости

Чаллының Комсомол районында Кама елгасында ир-ат мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә.

Бүген 11.50дә алтынчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 41 яшьлек ир-ат мәетен, судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Ул яр буеннан ун метр ераклыкта табылган.

Ир мәете табылган урын коену өчен җиһазландырылмаган булган. Фаҗига коенганда иминлек кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыккан.