Үзгәрешләр: Герой-Анага – җир, инвалид баласы булган күп балалыларга - озайтылган ташлама

Үзгәрешләр: Герой-Анага – җир, инвалид баласы булган күп балалыларга — озайтылган ташлама

Татарстанда Герой-Аналар бушлай җир биләмәсенә гариза яза тора ала, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, зәгыйфь баласы булган һәм аңа 18 яшь тулгач, ташламалары югалуына борчылган күп балалы гаиләләр җиңел сулап куя ала: ташламалар озайтыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22нче утырышында сүз барды.

Әйтергә кирәк, бүгенге утырышта социаль юнәлештәге мәсьәләләргә шактый зур урын бирелде.

Татарстанда олы баласы инвалид булган күп балалы гаиләгә ташламалар балага 23 яшь тулганчы озайтылачак. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» законы проекты буенча Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.

Билгеле булганча, өч һәм күбрәк бала үстерүче гаиләләр күп балалы булып санала, ташламалар олы балага 18 яшь тулганчы гамәлдә, ә алга таба бала уку йортында көндезге бүлектә укыса, 23 яшькә кадәр озайтыла.

«Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм, аларның керемнәрен, мөлкәтләрен исәпкә алмыйча күрсәтелә: торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә 30 процент субсидия каралган, балага алты яшь тулганчы бушлай дару бирелә, мәктәптә укучы балалар өчен юл чыгымнарына 400 сум бирелә», – дип билгеләп узды Эльмира Зарипова.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, олы баласы инвалид булган гаиләләр бар. «Еш кына авыруы аркасында алар көндезге бүлектә укый алмый, нәтиҗәдә, 18 яше тулгач, гаилә ташламаларын югалта. Гаиләгә авырлык килә. Инвалид бала болай да күп чыгымнар сорый. Моңа бәйле рәвештә, закон проекты нигезендә, олы бала инвалид булса, ташламаларны, аның уку-укымавына карамастан, 23 яшькә җиткәнче озайту тәкъдим ителә», – дип белдерде хезмәт министры.

Әлеге норма республикада яшәүче 1389 гаиләгә кагылачак. «Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен бу зур ярдәм булачак», – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

Исәпкә баскан хатын-кызга бер ай эчендә җир биләмәсе тәкъдим ителә

Татарстанда «Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга дәүләт яисә муниципаль милектәге җир биләмәсен бушлай бирәчәкләр. Утырышта шул хакта закон проекты кабул ителде.

Закон ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән һәм «Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга бушлай җир кишәрлегенә хокукны билгели.

Җир кодексында хәзер мондый җир кишәрлекләрен бирү тәртибе язылган. Иң беренче эш итеп, җир участогын алу өчен, хатын-кыз үзе яши торган территориядәге җирле үзидарә органына гариза һәм җиргә хокукын раслый торган документлар белән мөрәҗәгать итеп исәпкә баса. Җир кишәрлеге бирү турында гариза теркәлгәннән соң, муниципалитет 20 көн эчендә исәпкә кую яки исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул итә. Исәпкә куелгач, 30 көн эчендә «Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кызга җир биләмәсе тәкъдим ителә.

«Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кыз һәм җирле үзидарә органы вәкиле җир участогын сайлау турында актка кул куя. Акт имзаланганнан соң яисә җир кишәрлеген кадастр исәбенә куйганнан соң, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы, 14 көннән дә соңга калмыйча, җир кишәрлеген бирү турында карар кабул итә.

Җир биләмәләре шәһәр торак пунктлары чикләрендә кимендә 0,08 гектар һәм авыл торак пунктлары чикләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә кимендә 0,25 гектар күләмендә бирелә.

ТР Җир кодексының 32 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка имзалауга җибәрелгән. Аннан соң ун көн узгач, документ үз көченә керә.