Ләйлә Нурисламовна - районыбызның күренекле күз табибәсе

Ләйлә Нурисламовна — районыбызның күренекле күз табибәсе

Олы хөрмәт казана

Гайнетдинова Ләйлә Нурислам кызы — районыбызның күренекле офтальмологы. Ләйлә Нурисламовнаны балалар бакчасыннан ук беләсең, чөнки ул соңгы еллардагы буын вәкилләре өчен районда бердәнбер күз табибәсе.

1989 елдан бирле үз эшен зур җаваплылык белән башкара, намуслы, принципиаль, компетентлы булуы белән олы хөрмәт казана. Кызы Диләрә дә әнисе юлын сайлады, хәзерге вакытта Яңгул табиблык амбулаториясендә терапевт, гомуми участок табибәсе.

Ләйлә Гайнетдинова шәфкать туташы Гүзәл Вафина белән бер-берсен аңлап, гаять тә күләмле эшләрен матур итеп алып баралар.

Район табиблары турында тулырак: «Хезмәт» газетасы битләрендә.